ТР Президенты Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

2006 елның 26 апреле, чәршәмбе
26 апрель көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулу уңаеннан, аның һәйкәленә чәчәкләр салды.

Тантанада ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары – ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы Илсур Метшин, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, язучылар, шагыйрьләр, мәдәният һәм сәнгать әһелләре катнашты.

ТР Президенты Минтимер Шәймиев, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә, татар мәдәниятен Тукай шигырьләреннән башка күз алдына да китереп булмый, дигән фикере җиткерде. “Мин татар телен белмәгән ватандашларны кызганам”, - дип белдерде ул. Бу сүзләрдән, Тукай шигырьләренең асыл мәгънәсенә татар телендә генә төшенеп була дигән фикер аңлашыла. “Нинди генә камил тәрҗемәләр дә шагыйрь фикерен төгәл итеп җиткерә алмый”, - дип уйлый ил башлыгы. “Тукай – бөек шагыйрь һәм аның 27 ел эчендә даһи әсәрләр тудыруы, төрле халык классиклары тарафыннан да югары бәяләнде”, - диде республика җитәкчесе. “Кызганычка каршы, Тукайны тәрҗемә итеп булмый, шулай да, аның әсәрләрен тәрҗемә итеп, төрле милләт халыкларына ирештерергә тырышучы тәрҗемәчеләр ихтирамга лаек”, - дип ассызыклады. “Мин еллар үткән саен, Тукай иҗатын тулысынча ачыклап бетереп булмавына төшенә барам.

Тәрҗемәчеләрнең, Тукай иҗатын тәрҗемә кылуы очраклы түгел, аларның бу әсәрләргә карата чын кызыксыну хисе булган”, - диде Минтимер Шәймиев. Ул рус язучысы Сергей Есенинның да, Тукайны даһи шагыйрьләр рәтенә кертүен һәм аның белән соклануын искәртте. “Киләчәктә Тукай иҗатын тәрҗемә итү һәм аны яшь буын вәкилләренә тапшыру – безнең төп бурыч булып тора”, - диде Татарстан Республикасы җитәкчесе.

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, журналистларга биргән әңгәмәсендә, Тукайны һәркем үзенчә күзаллавын шәрехләде. “Еллар узып, аның иҗаты белән тирәнрәк таныша барган саен, аның мәңгелек икәненә инанасың”. – диде.

Казанның 131 нче санлы физика-математика лицей укучыларының ил башлыгы белән фотога төшүен дә билгеләп узарга кирәк. Харрас Әюпов, Роберт Миңнуллин, Туфан Миңнуллин, Мансур Шиһапов, Илсөяр Иксанова, Өлфәт Закиров, Илһам Шакиров кебек әдәбият һәм сәнгать әһелләре дә, Минтимер Шәймиев белән Тукай һәйкәле каршында истәлеккә фотосурәткә төште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International