6 апрель көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “Транспорт салымы турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында”гы, “Оешма милкенә салым турында”гы Татарстан Республикасының 3 Законы 1 маддәсендәге 1 пунктының ярдәмче пунктына үзгәрешләр кертү турында”гы һәм “Татарстан Республикасы территориясендә уен биналары урнаштыру турында”гы Татарстан Республикасы законнарына кул куйды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Салым турындагы республика законнарына үзгәрешләр ачыклык кертә торган характерда.
“Татарстан Республикасы территориясендә уен биналары урнаштыру турында”гы ТР Законы нигезендә Татарстан Республикасында уен биналары Казан шәһәре муниципаль берлеге территориясендә һәм “Кама Аланы шәһәр тибындагы бистә” муниципаль берәмлек территориясендә җирле үзидарәнең тиешле органы билгели торган махсус билгеләнгән урында урнаштырылачак.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.