Минтимер Шәймиев Актанышның мәшһүр укытучысы Баязит Мөхәммәтовка республиканың иң зур бүләген тапшырды

2006 елның 5 апреле, чәршәмбе
5 апрель көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Актаныш районының беренче санлы мактаулы гражданины Баязит Мөхәммәтовка “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды.

Бүген Баязит Мөхәммәтов 75 яшьлек юбилеен да бәйрәм итә. Тантаналы төстә бүләкләүне, Татарстан Президенты юбилярга багышланган берничә җылы сүз белән башлап җибәрде. “Сез үз районыгызга гомерегез буе тугры булып кала бирдегез һәм Актаныш халкын чын күңелдән яратканлыгыгыз аркасында, гомерегезнең узган барлык елларында район данын күтәрүгә үзегездән зур өлеш керттегез”, - дип билгеләп үтте ул. Минтимер Шәймиев Баязит әфәндегә шәхсән үзенең һәм Хөкүмәт исеменнән рәхмәт сүзләрен һәм тәбрикләү теләкләрен җиткерде.

Ил башлыгы мондый зур бүләкнең иң беренчесе, сәнгать һәм мәдәният дөньясына керткән хәзинәсе өчен, мәшһүр җырчы Илһам Шакировка тапшырылганын искәртте. Шулай ук Президент тарафыннан, Баязит Мөхәммәтовның данлыклы укытучы булуы турында гына түгел, ә аның районда 18 ел башкарма комитет рәисе вазыйфасын башкаруы хакында да җылы фикерләр әйтелде. “Башкарма комитеттагы нәтиҗәле гамәлләрең, уңышларың, башка һөнәрләреңне дә көйләп, тәртипкә салып, акыл җигеп эшләвеңә, тәҗрибәңә бәйле”, - дип хуплады Минтимер Шәймиев Баязит аганың тырышлыгын. Аның фикеренчә, Актаныш районы Баязит Шәймәрдән улы кебек шәхесләргә ия булуы белән бәхетле. “Баязит Мөхәммәтов башкарма хакимияттә эшләүчеләргә өлге булырлык шәхес. Нинди генә авыр чорларда да ул сынмады. Аның уртак тел таба белүе, хакимият ягыннан аның фикерләрен санга сугып, шелтәләргә дучар булмыйча, киресенчә, алар белән теләктәшлектә хезмәт итүенә китерде, ”, - диде ул.

Баязит Мөхәммәтов исә, җавап чыгышында, ТР Президентына тирән, эчкерсез рәхмәт хисләрен белдерде һәм 75 яшьлек туган көнендә Минтимер Шәймиев исеменнән республика күләмендәге зур бүләккә лаек булу – аның өчен зур дәрәҗә булуын шәрехләп әйтте.

Юбилярның хезмәт юлы 1947 елда 16 яшеннән башланып китә, Ул Актаныш районы авылларында башлангыч мәктәп мөгаллиме, физик тәрбия, математика, физика, география һәм тарих укытучысы булып эшләп, халык алдында зур ихтирам казана. 1969-1987 елларда Актаныш халык депутатларының район советы башкарма комитеты рәисе вазыйфасында торуы да, аңа карата халык ышанычының төпле булуын исбатлый. РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә һәм ТР Президентының мактаулы грамотасы, “Тырыш хезмәте өчен” медале, “Мактау билгесе” ордены һәм башкаларга лаек булулары да, күп нәрсә турында сөйли.

Очрашуда шулай ук ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International