Сергей Иванов Чаллыга килде

2006 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

6 июль көнне РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары - оборона министры Сергей Иванов Идел буе-Урал хәрби округы буенча эш сәфәре кысаларында Чаллыга килде.


Аны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Федераль сәнәгать агентлыгы җитәкчесе Борис Алешин, РФ Кораллы Көчләренең кораллану башлыгы - оборона министры урынбасары, армия генералы Алексей Московский, Идел буе-Урал хәрби округы Кораллы Көчләре Генераль штабының башка офицерлары озатып йөри. Эш сәфәрендә шулай ук ТР буенча баш федераль инспектор Марсел Галимәрдәнов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары - Татарстан икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов катнаша. Чаллы объектларын карауда Россия оборона министрын шулай ук "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм Чаллы мэры Илдар Халиков озатып йөри.


Иң элек Сергей Иванов "КАМАЗ" ААҖнең автомобильләр җыю цехында булды. Чаллы машина җитештерүчеләре РФ Оборона министрлыгы 3-24 тонна йөк күтәрешле йөк машиналары белән тәэмин итүчеләр арасында әйдәп баручылардан санала. "Мустанг" семьялыгы йөк машиналары Россия армия автомобиль техникасының әлеге классында төп нигезне тәшкил итә. Алар Кораллы Көчләрнең йөк транспортына булган ихтыяҗының 80 процентын каплый. Моннан тыш, "КАМАЗ" шассиларында 100гә якын төрле корал һәм хәрби техника урнаштырыла.


Армия өчен "КАМАЗ" йөк автомобильләрен серияле җитештерү 1981 елда, ягъни 25 ел элек башланган. Россия Оборона министрлыгы белән мөнәсәбәтләр озак вакытка исәпләнгән, техник мәсьәләләр министрлык һәм башка көч ведомстволары вәкилләре катнашында даими эшләүче ведомствоара комиссия тарафыннан көйләнә.


2006-2015 елларга кораллар алу программасында машиналар күләмен даими арттыру күздә тотыла, алар арасында "Мустанг" армия автомобильләре әйдәүче урыннарны алып тора. Аларны төзү һәм камилләштерүдә Россия Оборона министрлыгының баш автобронетанк идарәсе һәм автомобиль техникасын сынау фәнни-тикшеренү институты белгечләре зур роль уйнаган.


2002-2003 елларда "Мустанг"лар модернизацияләнгән. 2004 елда аларның модельләр рәте шактый киңәйтелгән. Тулы приводлы "Мустанг"лар йөк күтәрү-динамика күрсәткечләре буенча барлык элеккеге модельләрдән өстен тора. Якын һәм Урта Көнчыгыш, Көньяк-көнчыгыш Азия һәм Латин Америкасы илләре "Мустанг"лар белән нык кызыксына. Хәрби белгечләр аларны хезмәт күрсәтү, ремонтка, шулай ук йөртүчеләрне өйрәтүгә чыгымнарны шактый киметергә мөмкинлек бирүче югары унификацияләнгән автомобиль техникасы буларак билгеләп үтә.


Россия оборона министрының 2002 ел 28 августтагы карары нигезендә, КАМАЗ "Мустанг"лары РФ Кораллы Көчләренә тәэмин итүгә алынган. Хәзерге вакытта "КАМАЗ" ААҖдә хәрби максаттагы автомобиль техникасының күпкә камилрәк үрнәкләрен эшләү һәм сынау бара, Россия Оборона министрлыгы ихтыяҗларын канәгатьләндерү

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International