Казанга Россия оборона министры килде

2006 елның 5 июле, чәршәмбе

5 июль көнне "Казан" халыкара аэропортына Россия Федерация Хөкүмәте Рәисе урынбасары - РФ оборона министры Сергей Иванов утырган самолет төште.

Аэропортта дәрәҗәле кунакны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР буенча баш федераль инспектор Марсел Галимәрдәнов, Казан мэры Илсур Метшин, Идел буе-Урал хәрби округы командаующие армия генералы Владимир Болдырев каршы алды.


Казанда Россия хәрби ведомство башлыгының Идел буе-Урал хәрби округына сәфәре башлана. Аның программасы шактый киеренке булырга охшаган - 3 көндә Сергей Иванов Казан, Чаллы, Сызрань, Самара һәм Ульяновскида булырга тиеш.


Казанда Сергей Иванов Казан вертолет заводында (узган айда завод "Россиядә елның иң яхшы экспортеры" конкурсында җиңеп чыкты) булып, җыю цехын һәм очыш кырын карарга ниятли. Министр шулай ук С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсендә булачак, анда Россия хәрби-һава көчләренә Ту-160 самолетын тапшыру көтелә. Иртәгә Россия министры Чаллыга барып, "КАМАЗ"ның җыю цехларын, завод күргәзмәсен караячак һәм предприятие җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрәчәк.


РФ Оборона министрлыгы мәгълүматларына караганда, Сызраньда Россия хәрби ведомство җитәкчесе Самара өлкәсе губернаторы Константин Титов белән очрашырга һәм Югары хәрби летчиклар авиация училищесында булырга җыена. Соңгысы хәзерге вакытта хәрби вертолетчыларны әзерләп, югары белем бирә торган бердәнбер уку йорты. Аннары Ивановның сәфәре Ульяновск гарнизонында дәвам итәчәк. Оборона министры һава-десант гаскәрләренең аерым 31нче десант бригадасында тикшерү үткәрәчәк һәм хәрбиләр өчен яңа тулай торак ачачак. Ульяновскида вакытта Сергей Иванов "Авиастар СП" ЯАҖнә барырга җыена. Анда күптән түгел Ту-204-120СЕ самолетының очу сертификация сынаулары программасы төгәлләнгән иде. Министр шулай ук Ульяновски механика заводын караячак.


Сергей Ивановның эш сәфәре җомга кич тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International