Минтимер Шәймиев Россия буенча Бөтендөнья Банкы Директоры – Бөтендөнья Банкының Мәскәүдәге Даими Вәкиле Кристалина Георгиева белән очрашты

2006 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе
6 апрель көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия буенча Бөтендөнья Банкы Директоры – Бөтендөнья Банкының Мәскәүдәге Даими Вәкиле Кристалина Георгиеваны кабул итте. Очрашуда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Президентының Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Рәйсә Сәхиева, ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин, ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Иршат Минкин катнашты.

Минтимер Шәймиев Кристалина Георгиевага республикага туган ышаныч һәм җентекле, эзлекле эш өчен рәхмәтләрен җиткерде. “Без эзлеклелек серенә төшендек һәм шул юнәлештә эш алып барабыз, сабырлык һәм түземлек тупладык”, - диде ул. Ил башлыгы Кристалина Георгиева белән Казанның меңъеллыгында очрашканлыкны искәртте. Ул шулай ук эшләргә теләкнең зур булуына һәм Россия буенча Бөтендөнья Банкы белән тормышка ашырылган беренче проекттан соң, икенче проект өстендә эш алып бару юлын камил үтүнең зарурлыгына да ишарә ясады. “Безнең юлда зур мөмкинлекләр ачылды”, - дип җөпләде ул фикерен. Билгеле булганча, 2005 елның февралендә, Казан шәһәре муниципаль үсеше Проектын финанслаштыру өчен, Бөтендөнья Банкы 125 млн. АКШ доллары күләмендә займ бирүне хуплый. Кристалина Георгиева Татарстан белән проектның иң нәтиҗәле булын да ассызыклап үтте. Минтимер Шәймиев кунакка 16 октябрьдә сайлаулар узганын, алар нәтиҗәсендә Казан җитәкчелеге билгеләнүен һәм шулай ук мәркәзебезнең дә башлыгы алышынганын хәбәр итте.

Болгарияда дөньяга килгән Кристалина Георгиева 2004 елның май аеннан Россия буенча Бөтендөнья Банкы директоры вазыйфаларын башкара һәм ул Мәскәүдә Бөтендөнья Банкы Даими Вәкиле буларак та эш итә. Ул Болгария Республикасы Хөкүмәтенең тирә-якны саклау өлкәсендә сәясәт мәсьәләләре буенча консультант, Үзәк һәм Көнчыгыш Ауропада эшләүче халыкара компанияләр киңәшчесе буларак та чыгыш ясаган. Тирә-як икътисады өлкәсендә докторлык диссертациясе яклаган һәм тирә-як проблемалары буенча 80 язма авторы да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International