Татарстан проектларын финанслау Кувейтның Икътисади үсеш фонды хисабына башкарылырга мөмкин

2006 елның 4 апреле, сишәмбе
ТР Президенты җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Якын Көнчыгыш илләренә визиты кичә Минтимер Шәймиев һәм Кувейт дәүләте Премьер-министры Нәсер әл-Мөхәммәд әл Әхмәд әл-Җәбер әс-Сабахның очрашуы белән тәмамланды.

Кувейт дәүләте Премьер-министры Кувейт әмире шәех Сабах әл-Әхмәд әл-Җәбер әс-Сабахның туганы. Элегрәк ул Иранда илче, мәгълүмат министры урынбасары, социаль эшләр һәм хезмәт министры, Кувейт Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы, әмир диваны эшләре министры булган. Агымдагы елның февралендә шәех Нәсер әл-Мөхәммәд Кувейтның Премьер-министры итеп билгеләнгән. Ул халыкара эшләрне яхшы белә, реаль фикерләүче сәясәтче буларак мәгълүм, күп кенә чит ил җитәкчеләре һәм сәясәтчеләре белән шәхси элемтәдә тора.

Шәех Нәсер әл-Мөхәммәд Минтимер Шәймиевне сәламәләп, Кувейтта Татарстан Президентын күптән көтәләр, дип белдерде. Аның сүзләренчә, биредә юстиция, вакыфлар һәм ислам эшләре министры Абдалла Әл-Матукның тырышлыгы зур. Очрашу барышында машина һәм вертолет төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлек, шулай ук Кувейттан “Алабуга” махсус икътисади зонасына инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеге, Татарстан һәм Кувейтның Сәүдә-сәнәгать палаталары арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелде. Кувейт Хөкүмәте башлыгы республика һәм үз дәүләтләре эшкуарлары арасында багланышларны булдыруга ярдәм итә алуын белдерде. Ул шулай ук Минтимер Шәймиевкә Кувейт Икътисади үсеш фонды акчалары хисабына финансланырга мөмкин булган Татарстан проектларын өйрәнергә әзер булуын әйтте. “Сездә безне кызыксындырырлык проектлар булса, Кувейт икътисади үсеш фонды аларны карарга әзер”, - дип вәгъдә итте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International