Үзенең сәламләү чыгышында Кувейттагы Россия Федерациясе илчесе Азамат Коләхмәтов, аерым алганда, бүгенге көндә Татарстан – ул “тиз һәм тотрыклы үсә торган, республика тормыш эшчәнлеге өлкәләрен Ауропа стандартларына күчеренүне дә кертеп, үз алдына зур бурычлар куя торган төбәк”. Нәкъ менә шуңа күрә Татарстан “ышанычлы һәм перспективалы, ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек итү өчен ачык партнер буларак халыкара танылу алган”. А.Коләхмәтов фикеренчә, монда Россиянең иң дәрәҗәле төбәк лидерларының берсе буларак Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең өлеше зур.
Тәкъдир итүгә килгән кунакларны сәламләп, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан икътисадының төрле тармакларында, шул исәптән, нефть табуда, нефть эшкәртүдә, нефть химиясендә, машина һәм вертоле, прибор, судно төзелешендә һәм агросәнәгать комплексында куәтле потенциалы бар, дип билгеләп узды.
Маатук Әль-Маатук әфәнде тәкъдир итүдә чыгыш ясап, Татарстан һәрчак ислам фикере һәм ислам фәннәренә ярдәм итте, дип ассызыклады. XIX гасыр башында нәкъ менә Казанда беренче Коръән барлыкка килгән. “Татарстан күп мөселман яши торган дәүләт һәм биредә безнең илләр арасында охшашлык чагыла”, - дип билгеләп узды Габдулла Маатук Әль-Маатук. Кувейтның сәүдә һәм сәнәгать министры Йосыф хәсән Әз- Зәльзәл Минтимер Шәймиевне Татарстанны туган республика санап, бик бәялим, дип ышандырды.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.