ТР Президенты җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Дамасктан Согуд Гарәбстаны Корольлегенә китте

2006 елның 1 апреле, шимбә
Бу минутларда ТР Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Сирия башкаласыннан Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Җиддә шәһәренә очты.

Дамаск аэропортында Татарстан башлыгын Сирия Гарәп Республикасының дәүләт министры Бәшәр Шаар, Сирия икътисад һәм тышкы сәүдә министры Әмир Хөсни Лотфи, Россиянең Сириядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Роберт Маркарян озатты. Аэропорт бинасы каршында Сирия, Россия һәм Татарстанның дәүләт байраклары эленгән иде.

Согуд Гарәбстанына визит барышында ТР Президентының Ислам Конференциясе Оешмасы Генераль сәркатибе Әкмәледдин Ихсаноглы белән очрашуы планлаштырыла, шулай ук Татарстан Республикасын тәкъдир итү булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International