Минтимер Шәймиев Татарстанда конфессияара бердәмлек мәсьәләләре буенча конференция уздырырга тәкъдим итте

2006 елның 28 марты, сишәмбе
Цивилизацияле үсеш шартларында һәрбер милләт үзенә хөрмәт таләп итә, дип белдерде Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Мәскәүдә уза торган “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме утырышында журналистларга. Минтимер Шәймиев фикеренчә, конференциядә катнаша торган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләрен бүген цивилизацияләр диалогы торышы буенча борчылу берләштерә.

Ул мондый конференциянең Мәскәүдә узуы игътибарла лаек, чөнки атеизм елларында бу мөмкин түгел иде, дип билгеләп узды. Татарстан Президенты форум барышында эшләнгән йомгаклау документы Берләшкән милләтләр оешмасына һәм башка халыкара иҗтимагый оешмаларга җибәреләчәк, дип ассызыклады.

“Мин киләчәктә үзара аңлашуга ирешү өчен, әлеге әңгәмәне төрле формада дәвам итәргә була дип уйлыйм”, - диде Минтимер Шәймиев. Ул конференциядә катнашучылар милләтара һәм конфессияара бердәмлек мәсьәләләрендә Татарстан тәҗрибәсен югары бәяләделәр һәм күп очракта республика якын килүе белән килешәләр, дип ассызыклады. ТР Президенты башланган әңгәмә республикада дәвам итәр дигән ышаныч белдерде һәм мондый конференцияне Казанда 2006 елның август ахырында үткәрергә тәкъдим итте.

Экстремистлыкка каршы көрәш юллары турында сорауга җавап биреп, Минтимер Шәймиев бүген әлеге мәсьәләне хәл итү өчен барлык халыкара берләшмәләрнең тырышлыгы кирәк, дип ассызыклады. “Иң мөһиме – әлеге көрәшнең кирәклеген аңлау һәм килешү таба белү.

Экстремистлык үзара аңлашылмаучылык булмаган җирдә башлана, шуңа күрә аның сәбәпләрен ачык әңгәмә өчен төрле мөмкинлекләрне файдаланып эзләргә кирәк”, - дип уйлый ТР Президенты. Ул барлык конференциядә катнашучыларның чыгышларында һәрбер милләтне, аның динен һәм традицияләрен хөрмәт итәргә кирәк дигән фикер төп булды, дип билгеләп узды. Глобальләштерү шартларында һәрбер милләт дөнья кыйммәтләренә диктатсыз һәм басым ясамыйча кушылу юлларын табарга тиеш, дип билгеләп узды ул. Татарстан Президенты фикеренчә, үзара аңлашу һәм үзара хөрмәт нигезендә генә халыклар һәм цивилизацияләр арасында мөнәсәбәтләрдә киеренкелектән китәргә була. Аның сүзләренә караганда, әле юл озын һәм катлаулы, әмма “башка юл бирелмәгән”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International