ТР Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Урал төбәге буенча Татарстанның даими вәкиле Равил Бикбов исеменнән хат килде. Хатта ул Уралның бәйрәм мәйданнарына - Екатеринбург, Березовск, Первоуральск һәм Чиләбе шәһәрләре Сабантуйларына Татарстаннан килгән "куәтле" десант" өчен рәхмәт белдерә.
Равил Бикбов хәбәр иткәнчә, Екатеринбург һәм Березовск шәһәрләрендә Кукмара районы делегациясе Урал халкын сәнгать осталарының иҗаты белән генә түгел, татар халкының кунакчыллыгы һәм милли ашлар белән таң калдырган, ә чиләбелеләр Әлфия Афзалова башкаруындагы халык җырларын тыңлап күңел ачкан. Первоуральскидагы бәйрәм концертында иң күңелле мизгелләрнең берсе "Заман" ансамбле чыгышы булган. Ул шулай ук Татарстан делегациясен җитәкләгән рәсми затларга - ТР юстиция министры Мидхәт Корманов, Дәүләт Думасы депутаты Әнвәр Мөхәммәтзакиров, ТР социаль яклау министры урынбасары Валентин Паймухин, ТР Кукмара һәм Арча муниципаль районнары башлыклары Равил Рәхмәтуллин һәм Алмас Нәзировка рәхмәт сүзләрен җиткерә.
Равил Бикбов билгеләп үткәнчә, быел Свердловски өлкәсендә Сабантуй бәйрәме Татарстан Республикасы белән Свердловски өлкәсендәге рәсми багланышларның 10 еллыгына багышланган программаның бер өлеше булды. Бәйрәм мәйданнарында "Казань" журналының шушы вакыйгага багышланган махсус санын тәкъдир итү узган. "Идел-Пресс" полиграфия-нәшрият комплексының Свердловски өлкәсе милләтара китапханәсенә җибәрелгән китаплар да күркәм бүләк булган, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
"Барлык әлеге чаралар Татарстан Республикасының тарихи Ватаннарыннан читтә яшәүче милләттәшләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән сәясәте нәтиҗәсе булып тора", - диелә хатта.