ТР Президенты Сирия Хөкүмәте башлыгы белән очрашты

2006 елның 30 марты, пәнҗешәмбе
ТР Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Татарстан рәсми делегациясенең Сириягә визиты дәвам итә. Бүген Сирия Гарәп Республикасы Президенты Бәшәр Асад үз резиденциясендә ТР Президентын кабул итәчәк.

Очрашу башланыр алдыннан Татарстан башлыгы тукталган “Меридиан” кунакханәсендә Сирия Гарәп Республикасының Министрлар Советы Рәисе Мөхәммәд Наҗи Атари булып китте. Кунаклар залында Татарстан Президенты белән Сирия Хөкүмәте башлыгы әңгәмәсе узды. Минтимер Шәймиев Мөхәммәд Наҗи Атарига җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде.

“Сезнең визит безгә бик кадерле. Мин Татарстанның төрле өлкәләрдәге үсеше һәм уңышларын һәрдаим күзәтеп бардым. Файдалы хезмәттәшлек өчен барлык мөмкинлекләр дә бар дип уйлыйм, чөнки теләкләребез мөмкинлекләребезгә туры килә”, - дип белдерде үз фикерен Сирия Гарәп Республикасы Министрлар Советы Рәисе.

Әңгәмәдә шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Тимур Акулов, ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, шулай ук РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Хәйдәр Галиев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International