20 февраль көнне Татарстан Президенты ТР Әтнә муниципаль районына эш сәфәре кылды. Сәфәр барышында ул кайбер авыл хуҗалыгы объектларын карады һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы коллегиясенең пленар утырышында катнашты.
Республика башлыгы иң беренче Шәкәнәс торак пунктында төзекләндерелгән сөтчелек комплексында булды. Биредә Минтимер Шәймиев район терлекчеләре белән очрашты. Узган ел комплекста савым сыерларының продукция бирүчәнлеген сизелерлек арттыруга ирешкәннәр, бер елда 2510 тонна сөт җитештерелгән. Комплекста сыерларның муенчакларында урнаштырылган датчиклар ярдәмендә катнаш азык бирүне көйләү буенча “Альпро” системасы кулланыла.
Республика башлыгын (аны ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов, Премьер–министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде) Татарстан тибындагы холмогор токымлы сыерларны карап үстерүнең ни рәвешле алып барылуы белән дә таныштырдылар. Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Әтнә районында шундый токымлы 20 мең баш мөгезле эре терлек үстерелгән.
Сөт сату хисабына гына да Әтнә районы 2008 елда 60 миллион сум табыш алган. “Әтнәлеләрнең өстенлеге – сакчыл хуҗалык итүдә һәм җитештерүне интенсив алып баруда”, – дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
“Әтнә – уникаль район, ул эшләрне оста оештыру нәтиҗәсендә югары нәтиҗәләргә иреште, – дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. – Шулай булгач әтнәлеләр кризисны башларын югары тотып, зур проблемаларга юлыкмыйча узачак”.
ТР Президенты шулай ук авыл хуҗалыгы техникасы һәм сервис җиһазлары урын алган күргәзмәне карады, механизаторлар белән очрашты.
Олы Әтнә урта мәктәбендә Минтимер Шәймиев “Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы прозводствосының торышы” дигән аналитик материал белән танышты, инвесторлар, ТР муниципаль берәмлекләре башлыклары белән аралашты. Минтимер Шәймиев “Чаллы–бройлер” ҖЧҖнең ирешкән уңышларын ассызыклап үтте – предприятиенең җитештерү күләме ике тапкыр диярлек арткан – 2008 елда 53 мең тонна кош ите (2007 елда – 28 мең тонна) җитештерелгән.
Әтнә районында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең пленар утырышы булды. Анда 2008 елда авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре һәм финанс-икътисадый кризис шартларында агросәнәгать комплексының нәтиҗәле эшен оештыру буенча фикер алыштылар.
Чарада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары вәкилләре, Дәүләт Советы депутатлары, муниципаль район башлыклары һәм башка рәсми затлар катнашты.
Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2008 елда республикада авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыруга нәтиҗә ясады. Ул узган ел республикада авыл хуҗалыгының тулаем продукция күләме бөтен категориядәге хуҗалыкларда да 124 миллиард сум тәшкил итүе турында сөйләде. Бу 2007 ел белән чагыштырганда, 9,3 процентка арткан дигән сүз. Татарстан тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе бәясе буенча РФ төбәкләре арасында икенче урында тора. “ТРда минималь туклану продуктлары җыелмасы Идел буе федераль округында гына түгел, ә гомумән, ил буенча иң арзаны. Бүгенге көндә аның бәясе 1750 сум тәшкил итә”, - дип өстәде ул.
Россиянең сөрүле җирләренең гомуми мәйданының 2,3 процент басуыннан республика 6,3 миллион тонна ашлык җыеп, Россиянең икмәк уңышына зур өлеш кертте”, - дип ассызыклады ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. 1,8 миллион тоннадан артык шикәр чөгендере, 1,6 миллион тоннадан артык бәрәңге, 300 мең тоннага якын яшелчә җитештергән. Республика буенча җитештерелгән ит – 389,2 мең тонна. Тулаем савым 1818 мең тоннадан артып киткән, 1 сыердан савып алынган сөтнең уртача күләме 4515 кг тәшкил иткән. “Гомумән алганда, республика максат программасына куелган җитештерү күрсәткечләре арттырып үтәлгән”, - диде министр.
Ул шулай ук көзге культуралар сыйфатлы орлыклар белән 700 мең гектарга чәчелгән булуын билгеләп үтте. Марат Әхмәтов сүзләренчә, бүгенге һава шартлары алар өчен куркыныч түгел.
Марат Әхмәтов чыгыш ясаганда, республика җитәкчелегенә авыл хуҗалыгы тармагына ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Федераль бюджеттан ярдәм итеп бирелгән акча 7,6 миллиард сум, ә республика бюджетыннан 8,8 миллиард сум тәшкил иткән. Тауар җитештерүчеләргә минераль ашламалар, катнаш мал азыгы һәм дизель ягулыгы, үсемлекләрне саклау чаралары сатып алу, инвестиция кредитлары буенча процентларны түләүнең чыгымнарын кайтару өчен субсидияләр бирелгән.
“Игенчелек тармагында технология дисциплиналарын саклауга таләпләрне катгыйландыру, авыл хуҗалыгының финанс-икътисадый мониторингы кризис шартларында тармак эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып тора. “Кризис безнең тауар җитештерүчеләрнең көндәшлеккә сәләтле икәнлекләрен исбатларга мөмкинлек бирәчәк”, - диде Марат Әхмәтов.
Минтимер Шәймиев сүзләренчә, агросәнәгать комплексы өлкәсендә сәясәт вакыт сынауларын җиңде һәм үзен аклады. “Без дөрес юлда”, - дип билгеләп үтте ул. Хәзер, республика Илбашы фикеренчә, 2008–2012 елларда агросәнәгать комплексын үстерү программасын гамәлгә ашыру бурычы тора. Муниципаль район башлыклары бөтен тырышлыкларын шуңа юнәлдерергә тиеш, дип саный ул.
Гомумән алганда, республика Президенты 2008 елда ТР авыл хуҗалыгы үсеше нәтиҗәләрен уңай бәяләде. Татарстанда авыл хуҗалыгы оешмаларында гына да 260 мең баш савым сыеры бар. Республикада соңгы 3 ел нәтиҗәләре буенча сөт җитештерү күләме 20 проценттан артып киткән. Бу нәтиҗәләргә республика җитәкчелеге һәм федераль үзәкнең җитди ярдәме белән ирешелгән.
М.Шәймиев сүзләренчә, кризис авыл хуҗалыгы тармагын финанслау мәсьәләсен катлауландырачак. “Татарстан икътисады 60 процентка экспортка эшләде һәм хәзер бюджетка керемнәр кими, - дип ассызыклады республика Илбашы. – Кыенлыкларга карамастан бюджет өлкәсенә ярдәм итәчәкбез”. Ул ТРда торак һәм юллар төзелеше күләме кимемәячәк, дип ышандырды. Татарстан Илбашы туклану продуктлары бәясен дә контрольдә тотарга вәгъдә итте.
“Бәхеткә, республикада авыл хуҗалыгы тармагы уңышлар белән шатландыра. Авыл хуҗалыгы тармагындагы потенциал 2009 елны җиңел үткәрергә ярдәм итәчәк”, - дип тәмамлады М.Шәймиев.