Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт Советына еллык Юлламаны җиткерде

2006 елның 3 марты, җомга
Минтимер Шәймиев фикеренчә, бүген Татарстанда да, аннан читтә дә татар телен саклау һәм милли мәдәнияткә ярдәм мәсьәләсе кискен тора. Бу хакта ул бүген С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында республика парламентының XXII сессиясе барышында ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында белдерде.

Татарстан Президенты Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенең сизелерлек җанлануын билгеләп үтте. “Республика, һичшиксез, бөтен дөньяга сибелгән татар җәмгыятьләрен финанслау кебек авыр йөкне үз өстенә тулысынча ала алмый, шуңа күрә урыннардагы бизнесның Татарстан икътисады белән хезмәттәшлегенең нәтиҗәле механизмын булдыру кирәк. Бу исә татар теле, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренә ярдәм булыр иде”, - дип ассызыклады ул.

Республика башлыгы 2006 елның Әдәбият һәм сәнгать елы буларак игълан ителүен искәртте. Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү чорында ирешелгән мәдәни казанышлар дәрәҗәсе быел да түбән төшәргә тиеш түгел. Моңа, аерым алганда, Мәдәният министрлыгы әзерләгән “Мирас-Наследие” мәдәни мирасны саклау максатчан комплекслы программасы булышлык итәргә тиеш.

Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү турында сөйләгәндә, Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, бу истәлекле көнгә күп кенә куелган максатларга ирешелде, шул исәптән тузган торакны бетерү программасы төгәлләнде, Казан Кремле һәм башка архитектура объектлары реконструкцияләнде, Казан метрополитенының беренче чиратты сафка бастырылды. РФ Президенты Владимир Путин Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итүне юкка гына дөньякүләм масштабтагы вакыйга дип атамады, дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Тагын кара Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендәге доклады 2006 ел, 3 март.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International