Минтимер Шәймиев: “Халкыбыз язмышы – төбәкләрдә идарә итүче муниципаль берәмлекләр башлыклары кулында”

2006 елның 22 марты, чәршәмбе
22 мартта Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашында ТР муниципаль берәмлекләренең беренче корылтае узды.

Минтимер Шәймиев корылтайны тарихи вакыйга буларак бәяләде һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларына мөрәҗәгать итеп: “Халкыбыз үз язмышын сезнең кулларга ышанып тапшырды, аның көнкүреш тормышы яхшыруы да сезнең эшчәнлек белән бәйле. Халыкның Сезгә карата булган тирән ышанычы белән чын күңелдән котлыйм. Үз төбәгегездәге халык язмышын кайгыртуны өстегезгә алып, җилкәләрегезгә зур җаваплылык төшкәнен аңларга тиешсез”, - диде ул. 2005 елның 16 октябрендә узган сайлауларның да зур әһәмияткә ия булуын ассызыклап үтте. Әлеге сайлаулар РФ күләмендә нәтиҗәлелеге буенча беренче урынны яулаган. 62,2 процент халыкның сайлауларга битараф калмавы шуны дәлилли. “Сайлауларда тәкъдим ителгән кандидатларның 30 проценты хатын-кыз булуына һәм аларның хуҗалык эшләрендә генә түгел, оешыру эшчәнлегендә дә өлгерлекләренә Минтимер Шәймиев аеруча басым ясады. “Хатын-кыз булган җирдә тәртип бар”, - дип җөпләп куйды ул фикерен.

Минтимер Шәймиев узган 2005 елның инде һәркемгә билгеле булган мөһим вакыйгаларга бай булуын искә төшерде. “Казанның 1000 еллык юбилеен киң масштабта билгеләп үтеп, без күпмилләле Россия һәм, хәтта, бөтен дөньяга булдыклылыгыбызны һәм аягында нык басып тора алырлык республика икәнлегебезне исбатладык. Җитешсез якларыбызны тәнкыйтьләсәләр дә, без тулы күләмдә гамәлләребезне тормышка ашыра алдык һәм моның өчен барлык мөмкинлекләрне дә тудырдык”, - дигән горурлык хисе белән яңгырады аның сүзләре. Шулай ук Бөек Җиңүнең 60 еллыгын бәйрәм итү дә, истәлекле вакыйгаларның берсе булды. “ Ихтимал, әле бүгенге көндә исән сугыш ветераннары өчен, Бөек Җиңүгә кагылышлы бу юбилей соңгысыдыр, шуңа күрә аларның исән вакытта кадерләрен белик һәм кулдан килгәнчә ярдәм итик”, - дип искәртте ул.

ТР Президентының 2006 елга Парламентка юлламасында халык тормышы сыйфатын яхшырту мәсьәләсе үзәккә куелган. “Бу күрсәтмәне зур тизлек белән тормышка ашыру – алга куелган төп бурыч булырга тиеш”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев. “ Без бүгенге көндә нефть табылышы тотрыклылыгы шартларында яшибез. Зур сәнәгать потенциалы буенча үзебезне көч-кодрәтле дип саный алабыз, шуңа күрә, тулаем төбәк продукция күләме үсеше күрсәткече дә, Россия базары күләмендә түбән булмады һәм икътисадның нәтиҗәле үсеше турында уйларга вакыт. Татарстан – инвестицияләр җәлеп итү буенча алга киткән республика”, - диде ул. Гомумән, Президент сүзләре белән әйткәндә, “өйдә утырып бүре куып булмый, мич башында утырырга ярамый, анда утырсаң, дөнья күренми”. “Хәзер алга китеш һәм зур мөмкинлекләр заманасы. Без уртак фикердә булып, дилбегәне тотып эшли алырбыз”, - дигән фикерләрен җиткерде ул чыгышында.

ТР Президенты Минтимер Шәймиев салымнар турында да сүз кузгатты. “Җир бүгенге көндә салым базасы булып тормый, бигрәк тә, авыл җирлегендә”, - диде ул һәм бу өлкәгә тәртип урнаштырырга тәкъдим итте. Кабат муниципаль берәмлекләр башлыкларына мөрәҗәгать итеп: “Сез хуҗалар һәм хуҗаларча эшчәнлегегездә анык һәм төгәл булырга тиешсез. Барысы да үзегездән һәм сезнең мәсьәләне көн кадагына ни рәвешле куюыгыздан тора”, - диде ул. “Бездә ташландык җирләр юклыгы – Татарстанның бәхете. Сөрелмәгән җирләрне сөрү озак түгел”, - диде ил башлыгы. Авыл җирлегенә инвесторлар килү күренешенә дә зур тырышлык аша ирешелгәненә һәм шул рәвешле дәүләтнең авыл хуҗалыгы үсешенә ярдәм итүенә ишарә ясады. Торак һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләсенә килгәндә, республика җитәкчесе торакның күп төзелә башлавының бәхет китергәнен, ә менә торак-коммуналь хуҗалык торышы бүгенге хәлен үзгәртмәсә, киресенчә, тискәре тәэсир ясаячагын һәм бу проблеманың иң авырткан җирләрнең берсе булуы хакында да хәбәр итте. “Халык бу өлкәдә гадел рәвештә канәгатьсезлек белдерә”, - дип аклады ул Татарстан халкын. Аның сүзләренә караганда, “Тузган торак” программасы буенча эш уңышлы гына барса да, ипотека программасы һәм яшьләргә торак төзү акрын тизлек белән гамәлгә ашырыла. “Беренче ике ай вакыт әрәмгә узды. Без бер елга 2 млн. квадрат метр мәйдандагы торакны кулланышка кертергә тиешбез”, - дип кисәтте ул муниципаль берәмлек башлыкларын.

Минтимер Шәймиев авылларда гына түгел, шәһәрләрдә дә участок табибларының җитенкерәмәве проблемасын күтәрде. “Бүгенге көндә эш хакыннан тыш, участок табипларына 10 мең сум һәм шәфкать туташларына 5 мең сум күләмендә акча өстәлә. Республика буенча 700 табип җитмәвен ТР Сәламәтлек саклау министры кайгыртырга тиеш”, - диде ул.

“Халык үзенең якланган булуын тоярга тиеш, шуңа күрә төбәкләрегездә тәртип урнаштырыгыз”, - дигән таләп белән тәмамлады ТР Президенты Минтимер Шәймиев үзенең чыгышын һәм киләчәктә иҗади эшчәнлекнең уңышлы нәтиҗәләр бирүен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International