М.Шәймиев: "КАМАЗ-Мастер"ның җиңүләре илгә, республикага, заводка имидж булдыра"

2009 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

24 гыйнвардә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев үз резиденциясендә "Дакар-2009" марафон ралли-рейдында җиңүчеләр - "КАМАЗ-Мастер" командасы әгъзаларын кабул итте һәм аларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

Искәртеп узабыз, Аргентина һәм Чили территориясендә 3-18 гыйнвар көннәрендә узган марафон ралли-рейдында "КАМАЗ-Мастер" командасы экипажы йөк автомобильләре зачетында 1, 2 һәм 4нче урыннарны алды. Быелгы "Дакар"да җиңү команда өчен инде сигезенчесе.

"Без сезнең өйгә исән-имин әйләнеп кайтуыгызга бик тә шат, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты команда әгъзаларына. - Без "Дакар"да төре фаҗигаләр булуын күреп торабыз, шунлыктан сезнең өчен дә борчылабыз. Дөресен әйткәндә, мин егетләр белән ул-бу була күрмәсен дип барысына караганда да күбрәк борчылам".
"Шәхсән үз исемемнән, Дәүләт Советы, Хөкүмәт һәм Татарстанның күп милләтле халкы исеменнән сезне әлеге бөек җиңү белән котлыйм", - диде Минтимер Шәймиев.

"Кайсы гына материкка барсагыз да, сез барысында да уңышка ирешәсез. Бер, ике мәртәбә җиңү очраклылык та булырга мөмкин. Әмма сез "Дакар"да 8 тапкыр җиңү яуладыгыз, - дип ассызыклады М.Шәймиев. - Көндәшлек тә югары, узышларда әйдәп баручы автомобиль җитештерүчеләр катнаша. Шуңа да карамастан, сез алар арасында көндәшлеккә сәләтле булып чыгасыз".

"Бу сезнең 20 ел дәвам иткән көндәлек хезмәтегез нәтиҗәсе, - дип ассызыклады республика Президенты. - Сезнең цехларда эш ел әйләнәсе бара. Барлык машиналар да сезнең куллар белән эшләнә. Бу бик тә мөһим".
"Без автомобиль төзү тармагында бик нык артта барабыз, - диде Татарстан башлыгы. - Әмма "КАМАЗ" үз җиңүләре белән безнең дә төшеп калганнардан түгел икәнлекне күрсәтә. Без булдырабыз!"

"Сез илгә, предприятиегә, шәһәргә имидж булдырасыз. Сезнең җиңүләрегез аркасында "КАМАЗ" үз машиналарын күпләп чит илләргә сата", - дип белдерде М.Шәймиев.

Минтимер Шәймиев авариягә юлыккан чех экипажына ярдәм күрсәтү өчен трассада туктаган "КАМАЗ" узышчыларының игелекле гамәлен искә төшерде. "Сез бу гамәлегез белән бөтен дөньяга халкыбызның мөһим сыйфатларын күрсәттегез", - диде ул.

"Без команданың җитәкчесе Семен Якуповка команданың казанышларын тану билгесе буларак республиканың төп бүләген - "Татарстан Республикасы каршындагы хезмәтләре өчен" орденын тапшырырга булдык", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Пилотлар Фирдәвес Кәбиров, Владимир Чагин, Илгизәр Мәрдиев, штурманнар Айдар Беляев һәм Сергей Савостин, механик Андрей Мокеев "Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе" билгеләре һәм истәлекле Президент сәгатләре белән бүләкләнде. Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, команданың иң яшь әгъзалары - штурман Вячеслав Мизюкаев һәм Эдуард Николаев закон буенча әлегә атказанган машина төзүче исеменә лаек була алмый, шуңа күрә аларга Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Үз чиратында, команда җитәкчесе Семен Якупов "Дакар-2009" марафонында команданың җиңүен югары бәяләгәне өчен Татарстан Президентына рәхмәт белдерде. "Кеше өчен үз хезмәтенең кирәклеген тоюдан да мөһим әйбер юк", - диде Семен Якупов. Команда җитәкчесе Минтимер Шәймиевнең командага зур ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте һәм "КАМАЗ-Мастер" командасының барлык әгъзалары исеменнән Татарстан башлыгына завод, команда символикасы, Россия һәм Татарстан герблары төшерелгән адмирал кылычы бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International