Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы стенды һәм республика инвестиция проектлары тәкъдир ителәчәк. Татарстан экспозициясе 142 кв.метр мәйдан били. Республика 38 инвестиция проекты тәкъдим итә: “Торак кварталлар һәм комплекслар”, “Сәүдә үзәкләре”, “Кунакханә бизнесы”, “Спорт-сәламәтләндерү һәм мәдәни-күңел ачу комплекслары”, “Транспорт инфраструктурасы проектлары”, технопарклар һәм башкалар. Аерым алганда, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды “Татарстан Республикасында социаль ипотека” проектын тәкъдир итә. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән проектларның башлап йөрүчеләре арасында Казан муниципаль берәмлеге башкарма комитеты, ТР Эчке эшләр министрлыгы, “Фон” торак төзелеше фирмасы, “Камгэсэнергострой” ААҖ (Чаллы), бар. Әлмәт, Алабуга, Кама Аланыннан проектлар тәкъдим ителәчәк. Оештыручылар Алабуга районы территориясендә сәнәгый-җитештерү төрендәге махсус икътисади зонаны тәкъдир итүгә һәм Алабуга инфраструктурасы объектларын төзүгә аерым игътибар бирәчәк.
Аннары Татарстан делегациясенең Каннада “Россия күчемсез милкенә инвестицияләр: төбәкләр күтәрелә” халыкара конференциясендә катнашыр дип көтелә. Аерым алганда анда катнашырга Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, РФ РФ икътисади үсеш һәм сәүдә министры Герман Греф, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцев, Пермь крае губернаторы Олег Чиркунов, Калининград өлкәсе губернаторы Георгий Боос, шулай ук чит ил инвесторлары, банк, халыкара девелопер компанияләре вәкилләре чакырылган.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.