ТР Президенты Минтимер Шәймиев Алексеевски муниципаль районында

2006 елның 11 марты, шимбә
Алексеевки районының “Родина” күмәк хуҗалыгында ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашында “2005 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы эше нәтиҗәләре һәм 2006 елга бурычлар” дигән республика семинар-киңәшмәсе ачылды.

Киңәшмәдә катнашучылар иң элек “Родина” күмәк хуҗалыгында җир эшләре башкаруда ресурслар саклаучы технологияләр кулланып авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтүне оештыру белән таныштылар.

Шулай ук, семинар-киңәшмәсе ачылыр алдыннан ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Алексеевски муниципаль районы балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең ябык бассейнлы спорт комплексында булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International