Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март уңаеннан хатын-кызларга

2006 елның 8 марты, чәршәмбе
Кадерле хатын-кызлар!

Сезне ихлас күңелдән иң якты һәм шатлыклы бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән тәбрик итәм!

Шагыйрьләр тарафыннан хаклы рәвештә «илаһи зат», «гүзәллек алиһәсе» дип макталып килгән хатын-кыз барлык заманнарда да тормышның үзен гәүдәләндерде, мәхәббәт, матурлык һәм илһам чыганагы булды.

Бу якты дөньяга килүебез белән без барыбыз да хатын-кызга бурычлы. Газиз аналарыбыз безгә бетмәс-төкәнмәс сөю һәм наз бүләк итә, безне тормыш зилзиләләреннән саклый, яхшылыкка, гаделлеккә, мәрхәмәтле булырга өйрәтә, хак юлга өнди. Бала тәрбияләүдәге фидакарь хезмәтләрен олы батырлыкка тиңләп, без күп балалы аналарга чын күңелдән рәхмәт әйтәбез, Бөек Ватан сугышының барлык михнәтләрен үз җилкәләрендә күтәргән һәм, нинди генә кыенлыклар кичерсәләр дә, үз балалары, тәрбиягә алган ул-кызлары өчен кайгыртучан ана булып калган өлкән буын хатын-кызларын тирән ихтирам итәбез. Безнең күпмилләтле халкыбызның хатын-кызга, аналарга булган мөнәсәбәтен быел 100 еллыгы Татарстанда һәм бөтен Россия күләмендә билгеләп үтелә торган татар шагыйре – герой Муса Җәлил үзенең: «Без бер хатын-кызны мәңге данлаячакбыз. Аның исеме – Ана», – дигән канатлы юлларында бик матур итеп әйтте.

Без, ирләр өчен, хатын-кыз – сөйгән яр да, сөйкемле кәләш тә, тугрылыклы тормыш иптәше дә. Алар, гүзәл яз гөлләре кебек, безнең дөньябызга матурлык, гармония һәм җан җылысы өстиләр. Халык легендаларында һәм риваятьләрдә хатын-кыз табигатьнең яшәү чыганагы белән тиңләштерелә, гаилә учагын, күркәм гореф-гадәтләрне саклаучы изге зат буларак гәүдәләндерелә. Без бертуктамый үзгәреп торган ашкынулы дөньяда яшибез. Хатын-кызлар моны кемгә караганда да тирәнрәк тоялар һәм, үтә сизгер барометр кебек, илебездә бара торган үзгәрешләрне бик әйбәт аңлыйлар. Бу җәһәттән шунысы гыйбрәтле, бүген Татарстанда бизнес, идарә итү, фән һәм җитештерү эшчәнлеге даирәсендә зур уңышларга ирешкән гүзәл затлар саны көннән-көн арта бара. Шунысы куанычлы, үзләре сайлаган өлкәләрдә сокландырырлык итеп эшләү белән беррәттән, бу талантлы һәм булдыклы шәхесләр, кагыйдә буларак, менә дигән ханымнар һәм кайгыртучан аналар да. Алар, социаль учреждениеләргә һәм ятим балаларга ярдәм һәм мәрхәмәт күрсәтеп, химаячелек һәм хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнәләр.

Хатын-кызларыбызга үзләренең иң күркәм сыйфатларын һәм бай рухи потенциалларын һәрьяклап ачу өчен киң мөмкинлекләр һәм уңай шартлар тудыру җәмгыять һәм дәүләтнең уртак мәнфәгатьләренә хезмәт итә. Алар авылда яисә шәһәрдә яшиме, мода агентлыкларында яки сәнәга предприятиеләрендә эшлиме, укыйлармы яисә лаеклы ялдамы – без сезнең барыгызны да яратабыз, ихтирам итәбез, сез безнең кадерлеләребез, сез безгә кирәк. Шуңа күрә бу гаҗәеп күркәм бәйрәм көнендә сезнең һәркайсыгыз кабатланмас котлау һәм сөю сүзләре ишетеп шатланыр.

Ләкин быел, Татарстан Республикасында Әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан ителгән елда, тормышларын гүзәллеккә хезмәт итүгә, мәдәният даирәсенә багышлаган асыл затларны аерым тәбрик итәсе килә. Сезнең нечкә күңелегездән, тирән зәвыгыгыздан һәм илаһи нәфислегегездән башка республикабызның рухи-эстетик тормышын күз алдына да китереп булмый. Сез – Татарстанның бәяләп бетергесез хәзинәсе, күпмилләтле халкыбызның горурлыгы һәм даны! Вакыт тиз уза һәм без һәр яңа көнне онытылмас тәэсирләр көтеп каршы алабыз. Кадерле хатын-кызлар, 8 Март сезгә шат елмаюлар һәм чәчәкләрне мөмкин кадәр күбрәк бүләк итсен, йөрәкләрегезне саф мәхәббәт һәм сөю хисләре белән баетсын, җан җылысы белән сөендерсен. Ә без, ир-егетләр, сезнең бу гүзәл бәйрәмегез гомер буе дәвам итсен өчен барысын да эшләрбез. Сезгә чын күңелдән бәхет, тынычлык, бәрәкәт, иминлек һәм исәнлек-саулык телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International