Анатолий Чубайс “Яңа Кремль” ярдәмче станциясендә булды

2006 елның 25 феврале, шимбә
“Россия бердәм энергетика системасы” РАҖ идарәсе рәисе Анатолий Чубайсның Казанга сәфәренең эшлекле өлеше “Миллениум” күперен һәм “Татнефть-арена” боз сараен караудан башланды.

Мондый зурлыктагы объектларны энергия белән тәэмин итү үзенчәлекләре аның өчен зур кызыксыну уята. Аннан соң Анатолий Чубайс 110 киловольтлы “Яңа Кремль” ярдәмче станциясенә барды. Илнең баш энергетигы белән бергә объектта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та булды. Аларны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов, “Татэнерго” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев озата йөрде.

Әлеге үтә заманча ярдәмче станция үзәк стадион янында әле 1960 елда ук төзелгән “Кремль” станциясенә алмашка торгызылган. Соңгысы инде үз куәтләренең чигендә эшли иде, ә Казанның шаулап үскән үзәге энергетикага югары таләпләр куя башлады. Тузган тораклар урынында энергияне күп сорый торган объектлар калкып чыкты – “Пирамида”, “Мираж” кунакханәсе, төзекләндерелгән Спорт сарае һ.б. Яңа ярдәмче станция төземичә, ихтыяҗларны канәгатьләндерү мөмкин түгел иде.

Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итүгә кыска вакыт эчендә төзелгән “Яңа Кремль” ярдәмче станциясен техник чишелешләр үрнәге дип атарга мөмкин. Биредә ныклык запасын һәм киләчәккә перспективаны исәпкә алып, аның кебек объектларга булган бар заман таләпләре дә үтәлгән. Төзелеш барышында эстетикага да аерым игътибар бирелгән – ул шәһәрнең тышкы күренешенә ярашып кына тора. Ярдәмче станция башкаланың үзәк өлешен электр энергиясе белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын гына арттырып калмыйча, аның үсә баручы ихтыяҗларын да тулысынча канәгатьләндерәчәк. Бу исә тимер юл вокзалы, үзәк стадион, Болак һәм Бауман урамы янында торак төзелешен дәвам итәргә һәм инфраструктураны үстерергә мөмкинлек бирәчәк.

Кунакларга станциянең кулланудагы җайлылыгын, хезмәт күрсәтүдәге уңайлыгын һәм гадилеген күрсәттеләр. Монда янгынга һәм авариягә каршы чишелешләр каралган.


Анатолий Чубайс күргәннәрен тиешенчә бәяләп: “Югары дәрәҗәдә бик шәп эшләнгән”, - дип белдерде.

Кич белән “Россия БЭС” башлыгы Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International