Татарстан Президенты Кыргызстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Илчесе белән очрашты

2006 елның 20 феврале, дүшәмбе
20 февраль көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Кыргызстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Илчесе Апас Джумагуловны кабул итте. Очрашу барышында республикалар арасында сәүдә-икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

Кунакларны сәламләп, Татарстан Президенты Апас Джумагуловны үз дәүләте өчен күпне эшләгән кеше буларак күптән белүен белдерде. 1998 елдан 2003 елга кадәр ул Кыргызстанның ФРГ, Ватикан, Швеция, норвегиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Илчесе булган. Минтимер Шәймиев кыргыз илчесенең соңгы вакытта үз илендәге сәяси хәлләрне җайлауга керткән зур өлешен билгеләп узды.

Үз чиратында, Апас Джумагулов Татарстанның бүгенге уңышлары республика халкының хезмәтенә бәйле, дип ассызыклады. “Шул ук вакытта Татарстанның дәрәҗәсен, тормыш сыйфатын, икътисадын һәм мәдәниятен күтәрүдә сезнең шәхси өлешегез бар”, - дип билгеләп узды кыргыз илчесе Минтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать итеп. “Без Татарстанның Россия Федерациясенең мөһим субъектларының берсе булуы белән горурланабыз”, - диде Апас Джумагулов. Ул Кыргызстанның Россиянең әйдәүче төбәкләре – Мәскәү һәм ленинград өлкәләре, Татарстан республикасы һәм Свердловск өлкәләре белән тыгыз элемтәләр булдыру ниятен белдерде. Илче фикеренчә, Кыргызстан һәм Татарстан халыкларының күп гасырлык тарихи уртаклыгы республикаларыбыз арасында гуманитар өлкәдәге багланышларга үзенчәлекле бер әһәмият бирә. Кунак Казанның 1000 еллыгы төрки телле дәүләтләр арасындагы бәйләнешләрне ныгытуда аерым роль уйнады, дип ассызыклады. Апас Джумагулов сүзләренчә, татарның атаклы герой-шагыйре Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулуын бәйрәм итү кыргыз халкы өчен дә мөһим вакыйга булып тора, чөнки алар аны танылган кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматов белән бер рәткә куя.

Әңгәмәдә билгеләп үтелгәнчә, Кыргызстанда татар мәдәнияте көннәрен һәм республикабызда кыргыз мәдәнияте көннәрен үткәрү тәҗрибәсен яңарту мәдәният өлкәсендә ике халыкны якынайтуда зур адым булыр иде.

Татарстан белән Кыргызстан арасындагы икътисади элемтәләр турында сөйләгәндә, Апас Джумагулов аларның соңгы елларда, “кайбер сәяси вакыйгаларга бәйле рәвештә”, бераз йомшавын билгеләп үтте. “Бүген алар артта калды”, - дип ышандырды кыргыз Илчесе. Апас Джумагулов Татарстан һәм Кыргызстан арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлектә өстенлекле перспективаларны, иң беренче чиратта, гидроэнергетика һәм машина төзелеше өлкәләрендә күрә. Өстәвенә, бүген Урта Азия республикасы экспортка мамык, тәмәке, йон тукымалар, киҗе-мамык эшләнмәләр, азык-төлек тәкъдим итәргә әзер. Илче сүзләренчә, бүген Кыргызстан производствосы үсеше өчен барлык шартлар да булдырылган, әмма базар мөнәсәбәтләре үсеше җитми, шуңа күрә күп кенә перспективалы предприятиеләр реаль куәтләренең яртысын гына файдалана. “Бүген илебез һәм Россия арасында өзелгән сәүдә-икътисади элемтәләрне торгызу һәм яңаларын оештыру зарур”, - дип ассызыклады ул.

Белешмә өчен: 1997 елдан алып Татарстан белән кыргызстан арасында тауар әйләнешенең иң зур күләме 2004 елга туры килә. Ул вакытта тышкы сәүдә әйләнеше 6,3 миллион доллардан арткан. Узган елгы нәтиҗәләр буенча, тышкы сәүдә әйләнеше бераз кимеп, 6,2 миллион доллар тәшкил иткән. Шул ук вакытта экспорт, 2004 ел белән чагыштырганда, 11,3 процентка арткан, ә импорт 1,9 тапкырга кимегән. Татарстаннан Кыргызстанга экспорт структурасы түбәндәге төп тауар төркемнәре белән тәкъдим ителгән: резин эшләнмәләр, йөк машиналары, аларга җиһазлар, пластмасса һәм аның эшләнмәләре, электр җиһазлары, гипс эшләнмәләре. “Түбән Кама Шина”, “Казаноргсинтез”, “Нәфис-Косметикс”, “Хитон”, “КАМАЗ”, “Татэлектромаш”, “КМИЗ”, “Казан синтетик каучук заводы” һәм башкалар Кыргызстан белән актив хезмәттәшлек итә. Моннан тыш, бүген “Бишкәк-Казан-Бишкәк” маршруты буенча регуляр авиарейс ачу мәсьәләсе хәл ителә.

ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов журналистларга Казан Кремлендә узган очрашуны шәрехләп, хәзерге вакытта кыргызстан белән Татарстан арасында сәүдә хезмәттәшлеген үстерүдә җитди киртә булып тиешенчә мәгълүматлы булмау тора диде. Аның сүзләренчә, очрашу барышында ТР Президенты сәүдә-икътисади миссия белән Кыргызстанга бару чакыруын алган. Республикабыз, үз чиратында, барлык кыргызстан бизнесменнары өчен ачык, диде Хафиз Салихов.

Очрашуда шулай ук Кыргызстан ягыннан – Кыргызстанның РФдәге Илчелеге киңәшче-консулы Толон Турганбаев, Кыргызстанның РФдәге Илчелеге атташесы Җаныбәк Карымшаков, Татарстан ягыннан – ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча киңәшче Тимур Акулов һәм башка рәсми затлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International