Татарстан Президенты ТР Законына кул куйды

2006 елның 22 феврале, чәршәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына мәгариф өлкәсендә аерым ТР дәүләт вәкаләтләрен тапшыру турында”гы Татарстан Республикасы Законына кул куйды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат үзәге.

Әлеге Закон нигезендә, җирле үзидарә органнарына һәркем алырга мөмкин булган һәм бушлай башлангыч белем, төп гомумбелем һәм махсус (коррекция) мәктәпләрдә урта (тулы) гомумбелем бирүне оештыру буенча дәүләт вәкаләтләре бирелә.

Законның тексты гаммәви мәгълүмат чараларында бастырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International