Казанда “Куркынычсыз тәгәрмәч” Бөтенроссия финал конкурсы ачылды

2006 елның 30 мае, сишәмбе
Казанда Балаларны яклау көненә багышланган һәм Россия ДАИнә 70 ел тулу уңаеннан “Куркынычсыз тәгәрмәч” Бөтенроссия финал конкурсы ачылды. Конкурсны ачу тантанасында ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

3 июньгә кадәр дәвам итә торган “Куркынычсыз тәгәрмәч” конкурсы Россиянең урта гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында шәхси-команда беренчелеге булып тора. Аның максаты – җәяүле, пассажир һәм велосипедчы балаларны юл хәрәкәтендә куркынычсыз тәртипкә өйрәтү. Конкурста яшь инспектор командалары – илнең бөтен субъектларыннан төбәк ярышларында җиңүчеләр, барлыгы 350 бала катнаша.

Республика башлыгы чара башланыр алдыннан карталар күргәзмәсе белән танышты, картингист һәм яшь хәрәкәт инспекторлары белән фикер алышты. Тантанада Минтимер Шәймиев катнашучыларга юлларда һәм урамнарда тәртип урнаштырырга керешүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул, кызганычка каршы, бүген Россия юлларында күп кешенең гомере өзелүен, моның сәбәбе юлда йөрү кагыйдәләрен белмәгәнлек икәнлеген билгеләп үтте. ТР Президенты шулай ук берничә дистә ел элек үткәрелә башлаган яшь хәрәкәт инспекторлары конкурсының кирәкле һәм мөһим эш булуын ассызыклады.

ТР ЭЭМ ЮХИДИ Идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов журналистларның сорауларына җавап биргәндә, юлларда иминлек мәсьәләсе беркайчан да актуальлеген югалтмавын әйтте. Аның фикеренчә, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә балалар һәм үсмерләр белән максатчан һәм системалы эшләү юл хәрәкәтендә аңлы катнашучыларны тәрбияләргә мөмкинлек бирә.

“Куркынычсыз тәгәрмәч” Бөтенроссия конкурсы программасы гамәли һәм теоретик биремнәргә бүленгән. Аерым алганда, ул юлда йөрү кагыйдәләрен белү осталыгын тикшерү буенча шәхси һәм команда теоретик имтиханы, беренче ярдәм күрсәтү нигезләре, велосипедта шәхси һәм фигуралы йөрү, “Без яшәүне сайлыйбыз” фотогазета конкурсы, рәсемнәр күргәзмәсе.

Конкурсны РФ ЭЭМның Юлда йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итү департаменты, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыяте һ.б. белән бергә үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International