Минтимер Шәймиев Муса Җәлил истәлегенә багышлап, каһарман-шагыйрь һәйкәле каршына чәчәкләр салды

2006 елның 15 феврале, чәршәмбе
15 февраль көнне Казан Кремле каршындагы Беренче май мәйданында Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Советлар Союзы Каһарманы, Ленин премиясе лауреаты, данлыклы татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулу уңаеннан аның һәйкәленә чәчәкләр салды. Хәрби парад, оркестр белән үрелеп баручы әлеге тантанада шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова да катнашты.

Тантанада мәктәп укучылары, ТР Дәүләт Советы депутаты, драматург Туфан Миңнуллин, язучы Рабит Батулла һәм башка әдәбият белгечләре катнашты. Билгеле булганча, Муса Җәлилнең көрәштәшләре – Гайнан Кормаш, Абдулла Алиш, Фоат Сәйфелмөлеков, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Зиннәт Хәсәнов, Абдулла Батталов, Фоат Булатов, Әхәт Атнашев һәм Сәлим Бохаровларның якты истәлекләре бүген шулай ук халкыбыз күңелендә.

ТР Президенты Минтимер Шәймиев, Муса Җәлилнең Татарстанда гына түгел, Россия күләмендәге әһәмиятен үтә дә югары бәяләде. “Бер үк вакытта Ленин премиясе лауреаты, Советлар Союзы Каһарманы һәм шагыйрь дә булган шәхесләребез юк. Ул дошманга каршы көрәштә үзенең батырларча үлемен каршы ала һәм илгә, халкына булган антына тугры кала. “Моабит дәфтәре”ндәге шигырьләре аның көчле рухлылыгын раслый һәм без буыннан-буынга батырлыгын җиткереп, ул калдырган мирасны түкми-чәчми тапшырырырга тиешбез”, - ди ил башлыгы. Минтимер Шәймиев, Җәлилне халкыбызның батыр улы буларак, горурланырлык якты үрнәге дип атады һәм аңа дан җырланырга тиеш, дип белдерде. “Аңа табынып яшәсәк тә, дөрес булыр иде. Әле ярый аның тирән мәгънәгә ия булган соңгы шигырьләре юкка чыкмыйча, безгә килеп җитте, юкса, шундый фаҗигале язмышны тулы мәгънәсендә күз алдына китерү авыррак булыр иде”, - ди ул. ТР Президенты Җәлилгә багышланган чараларның Татарстанда гына түгел, Россия төбәкләре буенча да киң күләмдә уздырылуы турында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International