Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасының өч законына кул куйды.
Әлеге законнар нигезендә Татарстан Республикасы Алабуга районы җирлегендә төзелгән сәнәгать-җитештерү тибындагы аерым икътисадый зонадагы оешма-резидентларга 10 ел срок белән салым ташламалары бирү күздә тотыла. Бу оешмалар транспорт салымын түләүдән һәм оешма милкенә салынучы салымнан азат ителәләр, шулай ук алар өчен Татарстан Республикасы бюджетына күчерелергә тиешле оешма табышына салым буенча киметелгән салым ставкасы билгеләнә. Законнар 2006 елның 1 гыйнварына барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.