Татарстан Президенты “КАМАЗ-Мастер” командасын “Дакар”да җиңүе белән котлады

2006 елның 17 гыйнвары, сишәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “КАМАЗ-Мастер” командасы әгъзаларын һәм бар камазлыларны “Лиссабон-Дакар 2006” раллиенда җиңү белән котлады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

“Без сезнең җиңүне көттек, “КАМАЗ-Мастер” командасының легендар автомарафонда җиденче җиңүе – Дакар узышлары тарихында бер генә команда да ирешә алмаган рекорд. Ел саен сезнең көндәшләр саны арта һәм алар “КАМАЗ” феноменын ныклабрак өйрәнә. Шунлыктан һәр яңа узыш саен сезнең җиңү кыйммәте дә үсә бара, тотрыклы җиңүләрегез белән беррәттән илебезнең автоспорт һәм автомобиль төзелеше абруе да күтәрелә.

Сезгә татарстанлыларның иң югары максатларга ирешә алуларын кабат дәлилләвегез өчен рәхмәт белдерәм. Безнең “Булдырабыз!” сүзе очраклы түгел, ә ышанычлы һәм нык итеп әйтелгән. Чын күңелемнән сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, сезгә һәм гаиләләрегезгә муллык телим. Уңышлар һәм яңа күркәм җиңүләр юлдаш булсын!”, - диелә ТР Президентының “КАМАЗ-Мастер” командасы җитәкчесе Семен Якубов һәм “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогинга юллаган телеграммасында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International