Татарстан Президенты дүрт ТР законын имзалады

2006 елның 13 феврале, дүшәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасының дүрт законына кул куйды. “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм турында”гы законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, 2006 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән затларның социаль ярдәм чараларына, шул исәптән торак һәм коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидияләргә хокукы булачак.

Икенче бер закон “Татарстан Республикасы каршында аерым хезмәтләре булган гражданнарның дәүләт пенсияләренә өстәмәләр хакында” законын үз көчен югалткан дип таба. Элек билгеләнгән өстәмәләр гомерлек саклана.

“2006 елга Татарстан Республикасының мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында”гы законга үзгәрешләр кертелгән. Алар 2006 елга Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондыннан дотацияләр күләме кимү сәбәпле, фонд бюджетының керем өлешен төзәтә. “Татарстан республикасының дәүләт билгеләре турында”гы ТР законына да аңлатмалы характердагы үзгәрешләр кертелгән, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International