Казан Кремлендә Минтимер Шәймиев АКШның Россиядәге Илчесе Уильям Бернс белән очрашты

2006 елның 8 феврале, чәршәмбе
7 февраль көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев АКШның РФдәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле Уильям Бернс белән очрашты.

Очрашу барышында республика башлыгы АКШның Россиядәге илчеләренең Татарстанга килүенең күркәм традициясе салынды, дип билгеләп үтте. “Без еш очрашмасак та, арабызда һәрчак җылы мөнәсәбәтләр урнаша иде”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Ул шулай ук Татарстан АКШ өчен милли, шул ук вакытта күпмилләтле һәм поликонфессиональ республика буларак аерым бер кызыксыну тудыра, дип саный.

Татарстанның икътисади үсеше турында сөйләгәндә, ТР Президенты билгеләп үткәнчә, биредә төп критерийлар булып Россиянең башка төбәкләре – эре сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы үзәкләре үсешенең чагыштырма күрсәткечләре тора. Ул республикабызның үсеш темплары Россия буенча уртача дәрәҗәдән узып китә, дип ассызыклады. Минтимер Шәймиев сүзләренчә, Татарстан җитәкчелеге нефть табу күләмен арттыруны максат итеп куймый, ә сәнәгый продукция җитештерүнең үсешенә исәп тота. “Тулаем бөтенроссия продуктын ике тапкыр арттыру бурычы куелса да, минемчә, арттыру гына түгел, нәтиҗәле үсешне тәэмин итәргә кирәк”, - дип белдерде үз фикерен ТР Президенты.

Очрашу тәмамлануга республика башлыгы һәм Илче журналистларның сорауларына җавап бирде. минтимер шәймиев сүзләренчә, 90нчы елларның беренче яртысында Татарстан белән АКШ арасында икътисади хезмәттәшлек ныклырак иде: автомобиль сәнәгате, коммуникацияләр, нефть химиясе өлкәсендә шактый эре проектлар гамәлгә ашырыла иде. Шул ук вакытта соңгы елларда икътисади мөнәсәбәтләрдә түбәнәю сизелә. “Очрашу барышында без моңа җитди игътибар иттек һәм сәүдә-икътисад өлкәсендә хезмәттәшлекнең кимү сәбәпләрен өйрәнәчәкбез дип килештек, - диде ТР Президенты. – Без Америка ягына нефть химиясе өлкәсендәге проектларыбыз турында мәгълүмат бирәчәкбез, аларның компанияләре дә игълан ителгән тендерларда катнаша алсын дип эшләнәчәк бу”.

Бернс әфәнде, үз чиратында, республикабызга кайчандыр АКШ делегациясе составында килүен хәбәр итте. “Ул чагында ук мин Россиянең бик зур булуын аңладым, аның турында Мәскәүдән генә чыгып хөкем йөртү дөрес булмас иде”, - дип билгеләп үтте ул. Аның сүзләренчә, Казан ислам һәм Россия тарихында бик мөһим роль уйный. “Минемчә, бөтен дөнья сездәге дини тынычлык үрнәгендә эш итәргә тиеш”, - диде У.Бернс. Ул ТР Президентына кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде һәм илче буларак үз бурычын Россия белән икътисади элемтәләрне киңәйтүдә күрүен өстәде.

Очрашуда шулай ук АКШ ягыннан - Илчелекнең беренче сәркатибе – Россиянең эчке сәясәте мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Майкл Клечески, Татарстан ягыннан – ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов, ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе, Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТР Президенты каршындагы сәяси мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Рафаил Хәкимов, ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов һәм башка рәсми затлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International