Минтимер Шәймиев: “Иҗтимагый палата җәмгыятьнең социаль мөһим инициативаларының катализаторы булырга тиеш”

2006 елның 28 гыйнвары, шимбә
27 гыйнварда Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының беренче утырышы булды. Утырышта ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм палата әгъзалары катнашты.

ТР Иҗтимагый палатасы, 2005 елның 14 октябреннән “ТР Иҗтимагый палатасы турындагы” 103 нче закон нигезендә формалаша. Закон буенча әлеге палата, дәүләт сәясәтен тормышка ашырганда, гражданнарның һәм иҗтимагый берләшмәләрнең фикерен белү максаты белән, гражданнар һәм ТР дәүләт хөкүмәте, җирле үзидарә органнары арасындагы үзара бәйләнешне тәэмин итәргә тиеш. Палата, ТР да теркәлгән төрле иҗтимагый оешмалар, берлекләр, ассоциацияләр һәм башка дәүләт һәм коммерция оешмалары вәкилләреннән тора.

Төп мәсьәләләр каралганчы, ТР Президенты Минтимер Шәймиев, иҗтимагый палатага нәтиҗәле эшчәнлек, иҗат уңышлары һәм кыюлык теләп, палатаның эшен башлауга хәер-фатихасын бирде. “Республикабызның иҗтимагый тормышында төрле вакыйгалар булып тора һәм алар иҗтимагый палата төзелүгә этәргеч ясады. Палатага җәмәгатьчелекнең төрле катламнарыннан иң лаеклы шәхесләр җыелды. Без демократик дәүләт төзергә телибез икән, гражданнар җәмгыяте дә ныклы булырга тиеш. Гражданнар җәмгыятенең туып кына килгән вакытында, яңа иҗтимагый мөнәсәбәтләр үсешенә тәҗрибә җитенкерәмәү һәм ирекне башка мәгънәдә аңлау комачаулады. Иҗтимагый-сәяси процесслар тотрыклылыгы – бүген иң мөһим мәсьәлә. Иҗтимагый хәрәкәт һаман да дәрәҗәлерәк характерда. Аның тотрыклылыгы яңа юллар ачачак. Безнең республика һәрвакыт гражданнар арасында тынычлык белән аерылып торды”, - дигән фикерләрен җиткерде ил башлыгы. Ул шулай ук республикада хәйрия, спорт, яшьләр һәм башка юнәлештәге 4 меңнән артык иҗтимагый берләшмә булуын хәбәр итте. Бу күренеш халыкның үзаңы үсешен һәм активлыгын исбатлый. Ветераннар хәрәкәтенең дә, Бөек Ватан Сугышы җиңүенең 60 еллыгын бәйрәм иткәндә тирән өлеш кертүен билгеләп үтте һәм аларның эшчәнлеге иҗтимагый палатага да файдалы булуын ассызыклады. Дини азатлыкның зур уңыш булуына да басым ясады Минтимер Шәймиев. Ислам һәм Православие диннәре әһелләренең үзара килешеп яшәве дә, аларның палата эшчәнлегендә катнашуына китерде.

ТР Президенты сүз иреге һәм электрон гаммәви мәгълүмат чаралары үсеше турында да сүз кузгатты һәм шуңа бәйле рәвештә, иҗтимагый палатада гаммәви-мәгълүмат чаралары вәкилләре барлыгына ишарә ясады. Мәдәният дөньясы талантлы шәхесләргә бай һәм палата составында да иҗат вәкилләре байтак.

Минтимер Шәймиев, хакимияткә омтылучы фиркаләрне дә искә алды. “Алар үз программа һәм карашларын тәкъдим итә, ләкин алар җәмгыятьнең ихтыяҗларын истә тотып эш итәме икән, шул турыда ТР Иҗтимагый палатасы борчылырга тиеш. Иҗтимагый палата җәмгыятьнең социаль мөһим инициативаларының катализаторы булырга тиеш һәм аның вәкилләрен уртак максатлар берләштерә. Бу палата уйлап куелган гамәлләрен тиз арада тормышка ашырырга тиеш ”, - ди ул. “Палатага кергән кешеләрнең һәммәсе белән дә мин шәхсән таныш, сез, барыгыз, да, иҗтимагый тормыш эчендә кайнаган шәхесләр һәм дәүләт белән үзара хезмәттәшлекне тәэмин итеп, алдагы буынга тәҗрибәгезне күрсәтергә тиешсез”, - дигән теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International