Минтимер Шәймиев: “Актер Наил Әюпов һәрчак тормышка ныклы карашы белән аерылып торды”

2006 елның 15 феврале, чәршәмбе
15 февраль көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФнең атказанган артисты, ТРның халык артисты Наил Әюповка 70 яшьлек юбилее белән тәбрикләп, “Фидакарь хезмәте өчен” ТР медален тапшырды.

Очрашуны ачып, республика башлыгы юбилярның талантын һәм актерлык осталыгын югары бәяләп, халык исеменнән рәхмәт сүзләре белдерде. Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, Наил Әюпов тамашачы тарафыннан танылуга һәм аның мәхәббәтенә лаек булырга хокуклы. “Ул һәрчак тормышка ныклы карашы, туры сүзле булуы белән аерылып торды. Үз дигәнеңдә торып, үзеңне югалтмыйча яшәве җиңел түгел. Ул шәхес”, - дип ассызыклады республика башлыгы. Аның сүзләренчә, актерның сәхнә образлары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында аның катнашындагы спектакльләрне караган һәркемнең күңелендә тирән эз калдырды. Сүз уңаенда, Камал театры сәхнәсендә Наил Әюпов 1965 елдан бирле хезмәт куя.

Наил Әюпов – җырлы һәм холыклы рольләрне башкаручы. Ул тамашачылар күңеленә “Зәңгәр шәл”дәге Булат, “Сүнгән йолдызлар”дагы Исмәгыйль, “Кол Гали”дәге Кол Гали, “Бәхет елмайса”да Ризван, “Ташкыннар”да Биктимер рольләре белән кереп калды.

Үзенең соңгы эше турында сөйләгәндә, Н.Әюпов Аяз Гыйләҗев пьесасы буенча куелган “Яра” спектаклен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, мондый рольләрне уйнау җиңел түгел, чөнки сугыш аның буын кешеләренең һәрберсе күңелендә тирән үз калдырды.

Очрашу тәмамлангач журналистларның сорауларына җавап биргәндә, Наил Әюпов ул уйнаган һәр роленең үзенчә якын булуын таныды. Театрга ул 11 еллык хезмәт стажы белән, спорт мастеры буларак килгән. Бар мавыгулары арасыннан театр тулысынча җәлеп иткән һәм ул бу хакта беркайчан да үкенмәгән. Бүген дә Наил Әюпов яңа рольләр көтә, киләчәккә планнар белән яши. Очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР мәдәният министры урынбасары Айрат Заппаров, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International