Минтимер Шәймиев Борис Ельцинны 75 яше белән котлады

2006 елның 1 феврале, чәршәмбе
1 февральда Россия Федерациясенең беренче Президенты Борис Ельцинның туган көне. Татарстан Республикасы Президенты татарстанлылар һәм шәхсән үзе исеменнән аны 75 яше белән котлады һәм Борис Ельцинга, аның тормыш иптәшенә иң изге теләкләрен белдерде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Минтимер Шәймиев үз юлламасында тарихның борылыш вакытында Россиянең бүгенгесе һәм киләчәге өчен үзенә зур җаваплылык алган илнең беренче Президентының эшчәнлеген югары бәяләде.

“Россия Федерациясенең демократик үсешенең нигезе булган дәүләт суверенитеты һәм ил Конституциясе турындагы декларация гомергә сезнең исем белән бәйле. Бу дәүләт актлары вакыт үтү белән дә кирәклекләрен югалтмый – алар бүген дә илнең иҗтимагый-сәяси тормышында киләчәктә демократик үзгәртеп корулар нигезе буларак гамәлдә тора.

Илдә яшәүче бөтен халыкларның да тигез хокуклы үсеше, федерализм принциплары һәм кыйммәтләре формалашу – цивилизацияле җәмгыятьнең мәҗбүри шартлары. Без Сезгә рәхмәтле һәм Сезнең татарстанлылар язмышын хәл итә торган Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы арасында Шартнамәне әзерләү һәм кул куйганда күрсәтелгән сәяси күзаллавыгызны хөрмәтлибез. Уртак тырышлыклар белән без Россия Федерациясе көченең күптөрлелек берлегендә булуын аңлатуга үз өлешебезне кертә алдык”, - диелә Минтимер Шәймиев котлавында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International