3 февральда ТР Фәннәр Академиясенең чираттан тыш гомум җыелышында академиянең беренче президенты, Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе институты директоры, профессор, филология фәннәре докторы Мансур Хәсәнов үзен ТР Фәннәр Академиясе президенты вазыйфасыннан азат итүне сорап чыгыш ясады.
ТР Президенты Минитмер Шәймиев бу вакыйганың шактый аңлашылырлык булуын билгеләп үтте. “Кемнедер озатканда, һәрвакыт аның үткән юлын, кылган гамәлләрен күздән кичерәсең һәм килеп чыккан бу хәлгә билгеле бер мөнәсәбәт туа. Без Мансур Хәсәновны актив дәүләт эшлеклесе һәм галим буларак та бик яхшы беләбез, аның бу ике төп эше гел янәшә үрелеп барды. Аның дәрәҗәсе һәм интеллектуаль көчлелеге һәм намуслы хезмәтенең күрсәткечләре уңай фикер калдыра. Ул һәрвакыт белем дәрьясына омтылучы шәхес буларак эш итте”, - ди ул. Әйе, теләгенең нык һәм нигезле булуы аны мәдәният һәм гуманитар өлкәләрдә дә эшкә этәрде. Минтимер Шәймиев Мансур агага ихтирамның тирән булуын һәм яшь белегечләрнең дә аны өлге итеп күреп, аның белән горурланганнарын ассызыклады һәм бу сүзләренә дәлил буларак, Мансур Хәсәновны “сирәк шәхес” дип атады.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.