Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгате

2006 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе
Хөрмәтле мөэмин-мөселманнар!

Сезне ихлас күңелдән изге Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм!

Күп гасырлар дәвамында бу көнне олы Корбан бәйрәме җитүен һәм мөселманнарның изге хаҗ сәфәре тәмамлануын белдереп республикабыз авылларында һәм шәһәрләрендә тантаналы азан тавышлары яңгырый, бәйрәм намазлары укыла. Шуңа күрә:«Ходай биргән нигъмәтләрдән мохтаҗларга да өлеш чыгар һәм аның әҗере меңе белән үзеңә үк кайтыр» дигән сүзләр аеруча тирән мәгънә белән байый. Ислам динендәге халыкларның рухи-әхлакый сыйфатларын, тарихи традицияләрен һәм милли гореф-гадәтләрен гәүдәләндереп, Корбан бәйрәме кешеләрне күркәм эшләргә, игелек кылырга, башка дин вәкилләрен һәм бер-берсен хөрмәт итәргә чакыра.

Шунысы куанычлы, Татарстанның мөселман өммәте, православие һәм башка дини конфессияләр вәкилләре белән берлектә, җәмгыятебездә рухи кыйммәтләрне кайтаруга зур өлеш кертә, республикабызда милләтләр һәм диннәр арасында яшәп килгән татулыкны ныгытуга һәм иминлекне саклауга хезмәт итә.

Кадерле татарстанлылар! Бу мөкатдәс Корбан бәйрәме тормышыгызга ямь өстәп һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык-куанычлар китерсен, сезне изге эш-гамәлләргә рухландырсын!

Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, тынычлык һәм бәрәкәт телим!

Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев

2006 елның 10 гыйнвары


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International