Яңа Ел мөрәҗәгате Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең

2005 елның 31 декабре, шимбә
Хөрмәтле ватандашлар!

Узып баручы 2005 елны без чын мәгънәсендә дулкынланып көтеп алган идек. Ул тарихка һәм барчабызның хәтеренә Казанның меңьеллык юбилее белән кереп калачак. Бәйрәм көннәрендә без Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинны, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге башлыкларын, Россия төбәкләре җитәкчеләрен, чит илләрдән күренекле кунакларны, танылган милләттәшләребезне кабул иттек.

Без быел беренче тапкыр үз метробызда йөри башладык, яңа университет, яңа Спорт сарае, яңа күпер, шәһәр ратушасы, үз Эрмитажыбызны ачтык, опера һәм балет театрын, вокзалны, урамнарны яңарттык, бик күп социаль биналар төзедек. Болар барысы да Казанның меңьеллыгы истәлеге булып, әле озак еллар буе халыкка хезмәт итәчәк. Башкалабызны күрергә килүчеләр, дөресен генә әйткәндә, без үзебез дә, Казан буйлап аны беренче кат күргәндәй тамаша кылып йөрибез. Лаеклы үткәрелгән бу олы бәйрәм – безнең күпьеллык иҗади хезмәтебез нәтиҗәсе. Тырыш хезмәтегез, түземлегегез өчен, кадерле ватандашлар, һәммәгезгә тагын бер тапкыр олы рәхмәтемне белдерәм. Без үзебезне илгә һәм дөньяга таныттык, "Без булдырабыз!" – дип аваз салдык. Киләчәктә безгә шушы дәрәҗәне сакларга һәм тагын да югарырак күтәрергә кирәк.

2005 елны тоташ бәйрәм итеп кенә күзаллау дөрес булмас иде. Республика үзенең эзлекле үсешен дәвам итте. Ел башыннан социаль ипотека да гамәлгә керде. 2005 елда җирле хакимият беренче тапкыр халыкның үз кулына бирелде һәм ул ышанычлы рәвештә беренче адымнарын ясый.

Узып баручы елның иң истәлекле вакыйгаларыннан – Бөек Җиңүнең 60 еллыгы. Без аны зурлап билгеләп үттек. Киләчәктә сугыш һәм тыл ветераннарына игътибарны тагын да арттырырга тиешбез. Бу – безнең изге бурычыбыз.

Әлбәттә, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендә хәл итәсе кискен мәсьәләләр бар әле. Шуңа күрә, киләсе елда төп бурычыбыз – Россия күләмендәге милли проектларга актив катнашу дип саныйм. Халыкның тормышын яхшырту өчен без алардан тулысынча файдаланырга тиешбез.

Безнең иң зур хәзинәбез – милләтара, динара татулык. 2005 елда Кремльдә Колшәриф мәчете ачылды, Благовещенье соборы яңадан эшли башлады. 2006 елда Раштуа белән Корбан бәйрәменең янәшә туры килүе дә очраклы түгелдер кебек тоела. Яңа елны шушы изге бәйрәмнәрдән башлап, ел буе, гомер буе бер-беребезгә терәк булып яшәргә язсын.

Биредә мине дөньяның күпчелек татарлары укый дип беләм. Шуннан файдаланып, барлык милләттәшләребезгә кайнар сәлам һәм иң изге теләкләремне җиткерәм.

Кадерле дуслар! Яңа ел бәйрәменең йоласы шундый: аны һәркем үз гаиләсе, үз якыннары белән каршылый. Бу мизгелләрдә Татарстан халкын зур бер тату гаилә дип күз алдына китерәм. Мин барыгызның да изге теләкләренә кушылам һәм ихлас күңелемнән аларның тормышка ашуын телим.

Яңа ел котлы булсын, газиз милләттәшләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International