РОЖДЕСТВО БӘЙРӘМЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН! Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев котлавы

2006 елның 6 гыйнвары, җомга
Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне Христос туган көн-православие динендәге барлык кешеләрне берләштереп аларның рухи тормышында һәм мәдәниятендә гаять зур урын тоткан, һәр христиан өчен газиз һәм кадерле булган нурлы Рождество бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Без тормышыбызга борынгы күркәм традицияләр кире кайткан, берөзлексез үзгәреп һәм яңарып торган гаҗәеп кызыклы һәм каршылыклы заманда яшибез. Православие диненең татулык, иминлек, игелек, ихтирам һәм олы ярату хисләре белән сугарылган югары әхлакый кыйммәтләренең тирән мәгънәсен ачып, Рождество әлеге традицияләр арасында аерым урын алып тора.

Татарстан Республикасында дини оешмаларның үсеше өчен бөтен шартлар тудырылган. Бигрәк тә шунысы кыйммәт, Татарстанда православие һәм ислам тарафдарларын күп еллардан килүче ихлас дуслык һәм үзара аңлашу хисләре бәйләп тора. Дөньяның төрле почмакларында әледән-әле чыгып торган динара низаглар һәм бәрелешләр җирлегендә бу татулык безнең бәяләп бетергесез зур байлыгыбыз, без моның белән горурланырга һәм аны күз карасыдай сакларга тиеш.

Рождество бәйрәме сезгә шатлык-куанычлар китерсен, дуслык һәм ярату хисләрен ныгытсын, сезне иман нуры белән баетсын. Сезгә һәм якыннарыгызга исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International