Минтимер Шәймиев: "Татарстан үтемле торак программасын тормышка ашырырга әзер"

2005 елның 27 декабре, сишәмбе
27 декбрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия Президенты каршындагы Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясады. Дәүләт Советының Милли проектларга багышланган бу инде икенче очрашуы булды.

Мәскәү Кремлендә РФ Президенты Владимир Путин һәм барлык субъектлар җитәкчеләре катнашында узган утырышта төбәкләрнең "Сәламәтлек", "Мәгариф", Россия гражданнарына - үтемле һәм уңайлы торак" һәм "Аграр сәнәгать комплексын үстерү" милли проектларны тормышка ашыруга әзерлеге буенча фикер алышынды. М.Шәймиев үтемле торак проекты буенча чыгыш ясады. Татарстан Президенты республиканың торак төзү өлкәсендәге тәҗрибәсе турында сөйләде. Бу уңайдан тузган торакны бетерү программасы нигезендә 1996-2004 елларда республикада 2,8 миллион квадрат метр торак төзелгәнлеге, тугыз ел эчендә 50 меңнән артык гаиләнең яңа йортка күчерелүе, бу эшләргә 20,5 миллиард сум акча тотылуы турында әйтте.

"2005 елдан Татарстанда бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, яшь гаиләләр өчен социаль ипотека тәкъдим иттек. Төзелешне башлар өчен республика бюжетыннан 3,6 миллиард сум акча бүленде, гражданнар һәм башка чыганаклардан тагын 1,5 миллиард сум акча җыелды. 2005 елда 6,1 мең фатир бирергә мөмкинлек тудырылды. 2006 елда республика шулай ук 3,2 миллиард сум күләмендә инвестиция кертеп, инвестиция күләмен 5,5 миллиард сумга җиткерәчәк. Бу исә тагын 6,5 мең гаиләнең торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк", - диде Минтимер Шйәмиев.

"Әлеге механизм бүгенге төрле ипотека агентлыклары тәкъдим иткән системалардан 33 процентка экномиялерәк, оформить итүдә һәм хезмәт күрсәтүдә дә уңайлырак", - дип ассызыклады Татарстан Президенты социаль ипотеканың өстенлекләре турында.

М.Шәймиев фикеренчә, "Үтемле торак" милли проектын тормышка ашырганда анда катнашучы бөтен якларның да мәнфәгате исәпкә алынырга тиеш, чөнки "бу күп яклы хәрәкәттә сату бәясе һәм халык кереме күләме очраша, дәүләт, төбәк һәм муниципаль берәмлекләр, хуҗалык итүче субъектлар, финанс институтлары мәнфәгатәләре кисешә". ТР Президенты төзелешнең хакын оптимальләштерүне - мөһим күрсәткеч, дип атады.

М.Шәймиев сүзләренчә, закон нигезендә төзелеш өчен җирләр алып кую мөмкинлеге булдырылырга тиеш, инфраструктура - юллар, әйләнә-тирә мохитне саклау, социаль әһәмияттәге объектлар - мәктәп, балалар бакчалары, медицина учреждениеләре, спорт мәйданнары һәм биналар ачу өчен дәүләт бюджетыннан акча бирелергә тиеш. Үзенең чыгышында ТР Президенты инженер коммуникацияләренең бәясе, элемтә компанияләрен бюджет аша кредитлау, аз керемле гаиләләрне торак белән тәэмин итү итү мәсәләрен дә күтәрде.

"Татарстан Республикасы үтемле торак милли проектын тормышка ашырырга тулысынча әзер. Үтемле торак белән тәэмин итү һәм торакка бәяләрнең артуын тоткарлау өчен ел саен без төзелеш күләмен күтәрергә һәм 2010 елга 2,2-2,5 миллион квадрат метрга чыгарга ниятлибез. Моның өчен өстәмә рәвештә тагын 11,6 миллиард сум акча кирәк булачак", - диде М.Шәймиев. ТР Президенты шулай ук проектны федераль үзәк һәм субъектлар белән бергәләп финансларга да тәкъдим итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International