ТР Президенты Минтимер Шәймиев өч сәгать журналистларның сорауларына җавап бирде

2005 елның 23 декабре, җомга
ТР Президенты Минтимер Шәймиев өч сәгать журналистларның сорауларына җавап бирде 22 декабрьдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев 2005 ел нәтиҗәләренә багышланган өч сәгатьлек матбугат конференциясе үткәрде.

Матбугат конференциясе барышында республика башлыгы егермегә якын сорауга җавап бирде. Ул үз чыгышында быел узган зур күләмле вакыйгалар – Бөек Җиңүнең 60 еллыгы һәм Казанның 1000 еллыгы турында искәртте, октябрьдә узган муниципаль сайлауларга йомгак ясады, Татарстанның төп икътисади уңышлары турында белдерде, Россия Президенты тарафыннан игълан ителгән милли проектларны республикада гамәлләштерү перспективаларын билгеләде. “Татар-информ” агентлыгының Россия Ислам университеты нинди – дөньяви яки дини уку йорты буламы дигән соравына Татарстан Президенты бүген вузда укучылар сайлавы буенча ике диплом алу өчен шартлар булдыру мөмкинлеге каралуын билгеләп үтте.

Минтимер Шәймиев фикеренчә, җәмгыятьтә дини институтлар үсеше өлкәсендә зур юл үтелгән булуга карамастан, аларның торгызылуы дәвам итә. “Ислам университетының булу-булмавы проблема түгел, башка мәсьәлә бар – вузга күп кеше кергән очракта да, бүген аларны эшкә урнаштыру”, - дип билгеләп үтте Президент.

“Балаларның ике диплом алу мөмкинлеге булырга тиеш – дини һәм дөньяви”, - диде Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренчә, моның өчен РИУ каршында Ислам дине институты төзергә кирәк. Мондый практика Казан дәүләт университетында бар, дип билгеләп үтте ул. Анда үз вакытында Шәрыкны өйрәнү институты төзелгән иде. Моннан тыш, Татар дәүләт гуманитар-педагогия университеты каршында аерым институтны гамәлгә кую планлаштырыла.

Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, бүген ТР мөфтие университет белән җитәкчелек итә аламы дигән сорау туа. Президент сүзләренчә, РИУда дөньяви вәкиллек көчәергә тиеш. “Шулай да минем фикерем – Россия Ислам университеты булырга тиеш”, - дип йомгаклады М.Шәймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International