Минтимер Шәймиев Татарстан халык шагыйре, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Равил Фәйзуллин белән очрашты

2006 елның 13 феврале, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан халык шагыйре, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Равил Фәйзуллин белән очрашты. Быел февраль аенда 1922 елдан башлап нәшер ителүче әлеге әдәби-нәфис, иҗтимагый-сәяси журналның 1000 нче саны чыгачак.

Быел, ягъни әдәбият һәм сәнгать елында булачак вакыйгалардан башланган сөйләшү Татарстан Президенты һәм халык шагыйре арасында җитди, төпле һәм кызыклы әңгәмәгә әверелде. Сүз татар мәдәниятенең хәзергесе һәм киләчәге, милли сәнгать үсеше, татар теле һәм әдәбиятының халәте турында барды. Әңгәмәдәшләр татар халкы үсешенең көнүзәк мәсьәләләре хакында да фикер алыштылар.

2006 елны әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан итүне шәрехләп Минтимер Шәймиев, бу карар, беренчедән, Габдулла Тукайның тууына 120 ел, Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулу һәм Татарстан мәдәниятенең башка бик күп күренекле шәхесләренең юбилейлары, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына нигез салуга 100 ел тулу һәм мәдәни тормышыбыздагы күп кенә башка истәлекле вакыйгалар уңаеннан кабул ителде дип белдерде. “Икенчедән, без Казанның 1000 еллыгын лаеклы бәйрәм иттек, үз көчебезгә ышандык, үзебезне илгә һәм чит дәүләтләргә күрсәттек, рухи байлыгыбызны арттырдык. Әлеге карарны кабул итүгә шул бәйрәм көннәрендә ирешкән рухи күтәрелешне саклап калу теләге зур йогынты ясады. Хәзер, мәдәнияткә игътибарны киметмичә, рухи байлыгыбыз турында кайгыртырга, үзебез тудырган шушы иҗади, рухи киңлектә яшәргә кирәк”, - дип ассызыклады республика башлыгы.

Милли мәдәният үсешендәге мөһим мәсьәләләргә килгәндә, Минтимер Шәймиев фикеренчә, әлегә бу өлкәдә үзебез булдыра ала торган күп нәрсә эшләнмәгән, яшь буынны милли әдәбиятка һәм сәнгатькә җәлеп итүнең барлык мөмкинлекләре дә файдаланылмаган. “Күп мәсьәләләрне хәл итү бары тик үзебездән генә тора, биредә безгә беркем дә комачауламый. Шуңа күрә, хәрәкәт итәргә, эзләнергә, аралашырга, бәхәсләшергә, зыялыларның, сәясәтчеләрнең, эшкуарларның – барысының да тырышлыгын берләштерергә кирәк”, - диде ул. Равил Фәйзуллин Татарстан Президентына татар иҗади зыялыларының татар теле һәм мәдәнияте язмышы турында уй-фикерләрен, сорауларын, тәкъдимнәрен, ниятләрен җиткерде.

Очрашуның ахырында Минтимер Шәймиев, әлеге әңгәмә бүгенге көн өчен гаять зур әһәмияткә ия дип атады: чөнки ул гади сөйләшү генә түгел, мәдәниятебез үсеше дәрәҗәсен бәяләү, үзара фикер йөртү булды, глобальләшү шартларында телне, гореф-гадәтләрне саклап калу гына түгел, ирешелгәннәргә нигезләнеп алга таба бару юнәлешендә идеяләр әйтелде. “Бу әңгәмә мәдәният өлкәсендә конкрет адымнарга һәм бердәм хәрәкәткә китерер дип ышанам”, - дип нәтижә ясады ул. Әңгәмә “Казан утлары” журналының киләсе саннарының берсендә басылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International