Минтимер Шәймиев: “Бүген илдә милли проектларны чынга ашырудан тыш әһәмиятлерәк мәсьәләләр юк”

2005 елның 21 декабре, чәршәмбе
21 декабрьдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов катнашында социаль-икътисади үсешкә һәм ТРда милли проектларны чынга ашыруга багышланган киңәшмә булды.

Иң мөһим темаларның берсе, 2005 елның 5 сентябрендә Россия Президенты Владимир Путин билгеләгән милли проектлар: “Һәркем сатып ала торган һәм уңайлы торак”, “Сәламәтлек”, “Мәгариф” һәм “Агросәнәгать комплексы үсеше” булды. Дүрт программа да ике елга исәпләнгән, бу өлкәләрдә проблемаларны адреслы хәл итүгә юнәлдерелгән. 2006 елда программаларны чынга ашыруга 150 миллиард сум сарыф ителәчәк, 2007 елда – 200 миллиард сум диярлек.

ТР Президенты Минтимер Шәймиев республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашындагы киңәшмәне ачканда, Александр Коновалов Россия Президентының тулы вәкаләтле вәкиле буларак Татарстанга беренче тапкыр килүен билгеләп үтте. “Бүген безнең шәхси танышу булды дип саный алабыз”, - дип ассызыклады ул.

Республика башлыгы милли проектларның мөһимлеген бәяләп, бүгенге көндә дүрт проектны гамәлгә ашыру кебек әһәмиятле мәсьәлә юк диде. РФ Президенты тарафыннан россиялеләрнең яшәү рәвешен кискен үзгәртү максаты куелган, дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

“Россия гражданнары сатып алырлык уңайлы торак” проекты турында сөйләгәндә, ТР Президенты республикада өйрәнерлек әйберләр барлыгын билгеләп үтте.

“Россия гражданнары сатып алырлык уңайлы торак” программасын чынга ашыру барышында илдә 100 меңнән артык яшь гаилә һәм белгеч дәүләт субсидияләре алачак. Торак кредитлары буенча торак сатып алу яки төзү мөмкинлеге булган гаиләләр өлеше ике тапкыр артачак һәм 17 процентка җитәчәк. Бирелгән ипотека кредитлары күләме Ипотека торак кредиты бирү агентлыгы” ААҖ ярдәме һәм дәүләт гарантияләре системасы киңәю һәм кредит буенча процент ставкаларын субсидияләр бирү нәтиҗәсендә, 2004 ел белән чагыштырганда, 7,6 тапкыр артачак. Россиядә, 2005 ел белән чагыштырганда, торак торгызуны 37 процентка арттыру һәм 2004 ел белән чагыштырганда, коммуналь инфраструктураның тузуын 15 процентка киметү планлаштырыла. 82 ветеран һәм инвалид гаиләсе торак шартларын яхшыртачак.

ТР Президенты бәяләвенчә, Татарстанның агросәнәгать комплексы үсеше һәм реформалау өлкәсендә тәҗрибәсе бар, “Агросәнәгать комплексы үсеше” милли проектын чынга ашырганда Россия төбәкләре белән уртаклаша ала.

Бу проект гамәлгә ашыруда илдә ике елда мөгезле эре терлекнең баш санын 11 процентка арттыру күзаллана. Терлекчелек комплексларының 10-12 проценты модернизацияләнәчәк һәм техник яктан җиһазлаячак. Планнарда – 550 торак пунктта өстәмә эшкәртүче мини-комплекслар оештыру. «Россельхозбанк» катнашында 1000 авыл хуҗалыгы кредит кулланучылар кооперативы оештырылачак.

Минтимер Шәймиев “Мәгариф” проекты турында сөйләгәндә, белем бирүнең гомумдәүләт бурычы һәм биредә Татарстан белем бирү процессыннан читтә кала алмый, ә матди-техника өлкәсендә тәэмин итүдә республика уку йортларына ярдәм итте һәм итә, диде. ТРда 2,5 мең урта белем бирү учреждениеләренең 111енә генә капиталь ремонт яки яңа төзелеш таләп итә, дип хәбәр итте Президент. Ул шулай ук Татарстанның мәктәпләрне кискен оптимальләштерү ягында түгел диде. “Мәктәпләр булмаса, авыллар да юк, бу юлны үттек инде, һәм бу мәсьләләргә саклык белән карыйбыз”, - дип ассызыклады республика башлыгы һәм мәгариф, әхлак һәм рухияткә килгәндә, барысы да икътисадка буйсынмый дип өстәде.

“Мәгариф” милли проектын чынга ашыру вакытында сыйныф җитәкчеләренә һәм башлангыч сыйныф укучыларына ярдәм итү планлаштырыла. Россиянең 10 мең иң яхшы укытучысы ел саен 100 мең сум премия алачак. Илдә шулай ук дөньякүләм дәрәҗәдә университет үзәкләре оештырылачак. Белем бирү сыйфаты өлкәсендә алгарышны ресурсларны концентрацияләү исәбенә тәэмин итү планлаштырыла. Яңа буын идарә кадрлары әзерләүгә зур игътибар биреләчәк. Армиягә алынучылар һәм контрактчылар армиядә хезмәт итү вакытында гражданнар һөнәре алу мөмкинлеге алачак. Армиядә 100 уку үзәге ачылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International