ТР Президенты Минтимер Шәймиев Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

2005 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе
15 декабрьдә Казан Кремлендә РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. ТР Президенты Минтимер Шәймиев танылган татарстанлыларга – сәясәтчеләр, галимнәр, суд органнары, шулай ук сәламәтлек саклау һәм мәгариф, сәнәгать, төзелеш һәм авыл хуҗалыгы өлкәсе хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

Тантана алдыннан ТР Президенты тәмамланып килүче 2005 ел тарихи вакыйга – Казанның 1000 еллыгы белән истә калды, дип билгеләп үтте. Фараз күрсәткечләре буенча, Татарстан икътисади үсешендә алда бара, монда һәр татарстанлының казанышы һәм өлеше зур. Республиканың күренекле кешеләренә рәхмәт белдереп, Минтимер Шәймиев республиканың халык хуҗалыгы үсешенә керткән өлеше аеруча әһәмиятле булуын ассызыклады.

ТР Президенты “Казанның 1000 еллыгы истәлеге” юбилей медальләрен РФ ФҖ Федерация Советы әгъзалары Әгъзам Гобәйдуллин һәм Алексей Пахомовка, ТР буенча баш федераль инспектор Марсел Галимәрдәновка, ТР Прокуроры Кафил Әмировка, ТР Югары суды Рәисе Геннадий Барановка, ТР Куркынычсызлык советы сәркатибе Венер Сәлимовка, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фоминга, ТР Арбитраж суды Рәисе Рәшит Сәлаховка һәм башкаларга тапшырды. “Ватан каршындагы хезмәтләре өчен” ордены медален Казан дәүләт университеты профессоры Анатолий Шерстнев алды. КДУ Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсенең баш библиографы Наталья Ермолаевага Пушкин медале тапшырылды.

Республика башлыгы берничә кешегә фән, төзелеш, мәгариф, сәнгать, машина төзелеше, медицина һәм азык индустриясе өлкәсендә “РФ атказанган эшлеклесе” һәм “ТР атказанган эшлеклесе” мактаулы исемнәрен бирү турында документлар тапшырды. Алар арасында «La Primavera» дәүләт камера оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязов, композитор Шамил Тимербулатов, Казанның №1 стоматология поликлиникасы баш табибы Ринат Зарифҗанов, «Татэнерго» ААҖ Казан электр челтәрләренең капиталь төзелеш буенча директор урынбасары Расих Фәйзрахманов бар.

Хезмәт ветераны Салих Сафин “Татарстан Республикасы каршындагы хезмәтләре өчен” орденына лаек булды. Композитор Алмаз Монасыйпов “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде. Тагын алты татарстанлы шундый бүләкләрне алды.

Республика башлыгы 22 кешегә фән, мәгариф, транспорт, юриспруденция, икътисад, медицина, төзелеш, авыл хуҗалыгы, химия һәм халыкны социаль яклау өлкәсендә “ТР атказанган эшлеклесе” һәм “ТР атказанган хезмәткәре” мактаулы исемнәре турында документлар тапшырды. Шул исәптән Казан биохимия һәм биофизика институтының үсемлек күзәнәкләре механизмнары лабораториясе мөдире Татьяна Горшковага, ТР Конституция суды судьясы Александр Васин, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Татьяна Юшканцева, РКХ физиология бүлеге табибы Наил Максутов, Казанның Мәскәү районы хакимияте аппараты җитәкчесе Миңлегөл Фәйзрахмановага һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International