Вокзал төзелеше Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Горький тимер юлы арасында хезмәттәшлек итү турындагы килешү кысаларында чынга ашырыла. Проектчы – «Нижегороджелдорпроект» комплексы проектлау институтының Казан бүлеге, генераль подрядчысы - «Кукморстройсервис» ААҖ. Төзелешнең смета бәясе – 39,8 миллион сум. Эшне Горький тимер юлы Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән бергә финанслаган.
Тантаналар барышында “ГТЮ” башлыгының беренче урынбасары Анатолий Лисун Кукмара станциясе башлыгы Ирина Бабушкинага символик бәллүр станция кыңгыравы тапшырды. “Кукморстройсервис” вәкиле аңа алтын ачкыч бүләк итте. Шуннан соң республика башлыгы традицион кызыл тасманы кисеп, Кукмараның яңа “тимер юл капкаларын” ачты.
Яшел түбәле, кызыл кирпечтән төзелгән яңа бер катлы вокзал бинасы 50 пассажирга исәпләнгән. Бинаның мәйданы – 1310 квадрат метр. Яңа бинада пассажирлар уңайлыгы өчен бөтен нәрсә бар: зур көтү залы, ике тимер юл кассасы, кафетерий, балалы пассажирлар өчен бүлмә, медицина бүлмәсе. Моннан тыш, бинада милиция бүлеге, тауар конторасы, станция администрациясе өчен бүлмәләр бар. Бинаның эчке бизәкләү эшләре озак вакытка чыдый торган классик материаллардан башкарылган: диварлары мәрмәрдән, идәне гранит. Коляскалы инвалидлар өчен вокзалга кергәндә пандуслар куелган һәм аерым бәдрәф бар.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.