Минтимер Шәймиев РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең ТР буенча Идарәсе башлыгына генерал дәрәҗәсе бирелү белән котлады

2005 елның 13 декабре, сишәмбе
2005 елның 9 декабрендә Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин Указы белән Россия Федерациясе Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарә башлыгы Илгиз Марс улы Миңнуллинга полиция генерал-майоры исеме бирелде.

Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Кремльдә Илгиз Миңнуллинны кабул итте һәм дәрәҗәле исемгә лаек булуы белән котлады, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Минтимер Шәймиев яңа погоннар тапшырганда, Миңнуллинга илгә күп еллар дәвамында тугры хезмәт итүе өчен рәхмәт белдерде. “Сез хезмәт эшчәнлегегез нәтиҗәсендә бу исемгә лаеклы. Хәзер хокук органнарының мөһим бүлекчәсе җитәкчесе буларак үзәктә торасыз, чөнки законсыз наркотиклар әйләнешенә каршы көрәшнең нәтиҗәлелегенә республиканың һәм гомумән илнең киләчәге бәйле”, - дип ассызыклады республика башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International