ТР Президенты мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен билгеләячәк

2005 елның 9 декабре, җомга
ТР Президенты мәдәни мирас объектларын саклау, куллану һәм популярлаштыру өлкәсендә дәүләт (республика) сәясәтен билгеләячәк.

Бүген ТР Дәүләт Советының 20нче утырышында депутатлар икенче укылышта “Татарстанда мәдәни мирас объектлары турында”гы ТР законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын кабул итте. Әлеге документ ТР Президентының мәдәни мирас объектларын саклау, куллану һәм популярлаштыру өлкәсендәге вәкаләтләрен билгели. Аерым алганда, республика башлыгына ТР һәйкәлләрен саклауның дәүләт органын билгеләү һәм закон нигезендә, башка вәкаләтләрне башкару вәкаләте бирелә.

Парламент утырышында депутатлар шулай ук республика Дәүләт Советының “ТР Дәүләт Советы Регламентының 40 һәм 47 маддәләренә үзгәрешләр кертү турында” Карары проектын тикшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International