ТР Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасының ике законына кул куйды
2005 елның 7 декабре, чәршәмбе
7 декабрьдә Татарстан Президенты Татарстан Республикасының ике законына кул куйды. “Татарстан Республикасының административ территориаль төзелеше турында”гы Закон республиканың территориаль төзелеше мәсьәләсен җайга сала, республика составына керүче административ-территориаль берәмлекләрнең (район, шәһәр, бистә һәм башка торак пунктлар) оешу, үзгәреп корылу һәм ябылу тәртибен билгели.
Икенче закон нигезендә, Татарстан Республикасының административ хокук бозулар турындагы Кодексының 5.28, 8.1 маддәсенә үзгәрешләр кертелгән. Алар нигезендә гражданнарның тынычлыгын бозучы гамәлләр исемлеге билгеләнгән һәм төнге вакыт чиге 6.00дан 7.00гә кадәр үзгәртелгән, шулай ук торак бинаны тиешенчә кулланмыйча, гражданнар сәламәтлегенә начар йогынты ясаган өчен административ җаваплылык куелган. Закон текстлары рәсми рәвештә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.