Минтимер Шәймиев ИКОның генераль сәркатибе белән очрашты

2006 елның 1 апреле, шимбә
1 апрельдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Якын Көнчыгыш илләренә рәсми визит кысаларында Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Җиддә шәһәрендә Ислам Конференциясе Оешмасының штаб-фатирында ИКОның Генераль сәркатибе Әкмәледдин Ихсаноглы белән очрашты.

Минтимер Шәймиев Ислам Конференциясе Оешмасының Генераль сәркатибе белән фикер алышканда, 2006 ел Татарстанда Әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан ителүен (аның кысаларында Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулу иң мөһим вакыйгаларның берсе булачак) хәбәр итте. Ихсаноглы үз чиратында, танылган татар шагыйре иҗаты белән таныш булуын әйтте. “Сезнең кебек кешеләр турында тере энциклопедия дип әйтәләр”, - диде Минтимер Шәймиев. Татарстан Республикасы Президенты Ислам Конференциясе Оешмасы башлыгына Казанда XIX гасыр уртасында типографик ысул белән нәшер ителгән Коръәннең беренче басма күчермәсен тапшырды.

Ихсаноглы әфәнде Татарстан Республикасын Илбашын сәламләп, Минтимер Шәймиев Ислам Конференциясе Оешмасының штаб-фатирында булучы Россия Федерациянең дәрәҗәле җитәкчеләренең берсе булуын билгеләп үтте. Генераль Сәркатиб Россия Федерациясе белән ИКО арасындагы мөнәсәбәтләрдән бик канәгать булуын белдерде. “Без киләчәктә ИКО белән Россия Федерациясенең мөһим һәм актив субъекты булган Татарстан республикасы белән мөнәсәбәтләр үсешенә ышанабыз”, - дип ассызыклады ул. Әкмәледдин Ихсаноглы хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләрен атады, шул исәптә мәдәният, икътисад, югары технологияләр, мәгариф, ислам институтлары һәм университетлары арасында элемтәләр.

Татарстан Президенты ИКО башлыгын ачык кабул итүләре һәм җылы сүзләре өчен рәхмәт белдерде. “Без аларны безнең халыкка, традицияләргә, сезнең белән уртак динебезгә зур хөрмәт билгесе буларак кабул итәбез. Сез безнең республикада берничә ел рәттән булдыгыз. Бу Россия исламының уңай имиджын булдыруга зур йогынты ясады”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Минтимер Шәймиев шулай ук бу көннәрдә Мәскәүдә Стратегик күзаллау төркеменең “Россия – ислам дөньясы» утырышы үтүен һәм эчтәлекле, тирән мәгънәле чыгышлар булуын хәбәр итте. Ул августта Татарстанда төркем очрашуы үткәрү тәкъдиме белән чыгуын да әйтте. Минтимер Шәймиев шул утырышта яңгыраган Россия Федерациясе Президенты Владимр Путинның сәламләү текстын һәм үз чыгышын да тапшырырга вәгъдә итте. Минтимер Шәймиев Стратегик күзаллау төркеменең “Россия – ислам дөньясы» утырышы кысаларында мөселман әдәбияты мирасын - ислам китапларын төрле телләргә тәрҗемә итеп тарату мәсьәләсе буенча фикер алышу булуын хәбәр итте. ИКО Генераль сәркатибе бу мәсьәләнең мөһимлеген ассызыклады, чөнки бүген мөселманнар төрле телләрдә сөйләшә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International