Минтимер Шәймиев Чирмешән районында эшлекле сәфәрдә

2005 елның 7 декабре, чәршәмбе
7 декабрьдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Чирмешән районына эшлекле сәфәр кыла. Президент һәм аны озата йөрүче затлар райондагы әйләнеч юл участогын ачуда катнашачак, Зур Чирмешән елгасы үзәнен чистарту буенча эшләр барышы белән танышачак дип планлаштырыла.

Республика башлыгы Чирмешәндәге балалар сәнгать мәктәбен ачуда катнашачак, 1нче гомумбелем бирү мәктәбендә булачак, төзелгән, әмма әле гамәлдә булмаган чиркәүне караячак. Ул шулай ук төзелеп килүче һәм реконструкцияләнүче объектларда, шул исәптән Үзәк район хастаханәсендә һәм авыл хуҗалыгы идарәсендә, картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта, ябык базар төзелеш башланган мәйданчыкта булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International