Минтимер Шәймиев: “Казанда МЕГА сәүдә комплексы пәйда булу – безнең республикага килә алачак инвесторлар өчен яхшы билге”

2005 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе
1 декабрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казанда МЕГА сәүдә үзәген ачуда катнашты. Тантаналы ачу алдыннан Минтимер Шәймиев ИКЕАга нигез салучы Ингвар Кампрад, республиканың дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре һәм Швеция компаниясе вәкилләре белән “МЕГА-Казан”ның сәүдә мәйданнарын карады.

“МЕГА-Казан” гаилә сәүдә үзәге - Мәскәү төбәгеннән читтә беренче. Казан комплексына инвестицияләр 200 миллион доллар тәшкил иткән. МЕГА челтәре концепциясен эшләгән компания - ИКЕА кибетен дә кертеп, аның гомум мәйданы 115 мең квадрат метр тәшкил итә. “МЕГА-Казан” бер түшәм астында 137 кибетне берләштерә. Яңа комплексның сатып алучыларны кызыктыручы төп бренды – ИКЕА җиһаз һәм интерьер әйберләре кибете, ОВI немец челтәренең “Барысы да өй һәм бакча өчен” кибете, “М-видео” Россия электроника һәм көнкүреш техникасы кибете һәм “Рамстор” гипермаркеты. Тауар сатып алу белән бергә, “МЕГА-Казан”га килүчеләр биредә вакытларын да күңелле үткәрә ала. Классик музыка, блюз, джаз концертлары, шулай ук балалар спектакльләре һәм тамашалары карарга мөмкин булачак. “МЕГА-Казан”ның төп күңел ачу урыны булып ябык шугалак тора.

Үзәкне рәсми ачу тантанасында, Минтимер Шәймиев ел ярым элек Казанда ИКЕА комплексы ачылудан башланган эш чәчәк ата дип билгеләп узды. Аның сүзләренә караганда, бөтен дөнья өчен гадәти булган сәүдә кәсебе бездә үсеш ала гына башлады. Сүз уңаеннан, “МЕГА-Казан” 2,5 мең шәһәр халкын эш белән тәэмин итә. Өстәвенә, Минтимер Шәймиев билгеләп узганча, Татарстанда яңа сәүдә үзәге ачылу безнең республикага килә алачак инвесторлар өчен яхшы билге булачак. Татарстан Президенты быел Казан 1000 еллык юбилеен билгеләп үтеп, республика һәм башкала халкының сәләтле икәнлеген күрсәтте, диде. «Бу безнең уңыш, - дип мөрәҗәгать итте Ингвард Кампрадка Минтимер Шәймиев. – Шуңа күрә мин сезгә «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медален тапшырырга телим». Юбилей медале шулай ук ИКЕАның Россия һәм Украинадагы генераль директоры Леннарт Дальгренга да тапшырылды.

ИКЕА компаниясенә нигез салучы үз чиратында ТР Президентына рәхмәт белдерде һәм Казанга икенче тапкыр гына килүенә карамастан, үзен өендә кебек хис итүен билгеләп үтте. «Әгәр сез Көнбатыш Ауропа кешесеннән Россия нәрсә ул дип сорыйсыз икән, ул беренче чиратта Мәскәү һәм Санкт-Петербург диячәк. Әмма ИКЕА компаниясе өчен сезнең ил ике шәһәр белән генә чикләнми. Без Казанда җылы кабул итүләрен гомергә истә калдырачакбыз», - диде Ингвард Кампрад. Бәйрәм тантанасында катнашучыларның алкышлары астында Татарстан Президенты белән ИКЕА компаниясенә нигез салучы зур сәүдә үзәгенең символик тасмасын кисте.

Чарада шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, Казан хакимияте башлыгы Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар, Швециянең ИКЕА компаниясе җитәкчелеге һәм «Казан Мега» мәйданында урнашкан зур кибет вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International