Минтимер Шәймиев: «Югары технологияле дәвалау үзәкләре эре медицина мәктәпләре булган урыннарда булырга тиеш»

2005 елның 2 декабре, җомга
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Милли проектларны чынга ашыру кысаларында эре медицина мәктәпләре булган шәһәрләрдә Россиянең 15-16 югары технологияле дәвалау үзәкләре булдырырга тәкъдим итә. РФнең беренче вице-премьеры Дмитрий Медведевка тиешле хат җибәреләчәк, ул милли проектларны чынга ашыру мәсьәләсе белән шөгыльләнә, дип хәбәр итте бүген республика башлыгы журналистлар белән очрашуда.

Минтимер Шәймиев Халыкара клиник-диагностика үзәгендә төзелеш-монтажлау эшләре ахырына якынлашуын искә төшерде. Моннан тыш Казанның яшь белгечләре республика үзәгендә эшләү өчен Мәскәүдә танылган кардиолог Ренат Акчурин җитәкчелегендә әзерлек үтәчәк. Бу Татарстан авыруларын гына түгел, ә күрше төбәкләрнекен дә югары профессиональ дәрәҗәдә дәваларга мөмкинлек бирәчәк. Эре медицина мәктәпләре булган шәһәрләрдә, шул исәптән Казанда югары технологияле дәвалау үзәкләрен булдыру һәм үстерү медицина өлкәсендә яңа милли проектларны чынга ашырырга этәргеч булачак, дип тәмамлады ТР Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International