“Рубин” футбол клубы президенты постына Александр Гусев тәкъдим ителгән

2005 елның 30 ноябре, чәршәмбе
30 ноябрьдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер шәймиев “Рубин” футбол клубы җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашуда Казан хакимияте башлыгы Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрының беренче урынбасары Йосыф Якубов, “Рубин” футбол клубы” муниципаль учреждениесенең баш тренеры Корбан Бердыев, “Рубин” футбол клубы” муниципаль учреждениесенең генераль директоры Евгений Голов катнашты.

ТР Президенты резиденциясендә очрашуда “Рубин” президенты постына ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусевны тәкъдим итү турында карар кабул ителде. Хәзер аны клубның попечительләр советы расларга тиеш, аның утырышы якын арада булачак.

Очрашу тәмамлануга Илсур Метшин журналистларга яңа билгеләүне түбәндәгечә аңлатты: “Александр Петрович – футбол дөньясында билгеле кеше, футболны яхшы белә, ул профессиональ клубны төзү башлангычларында торган, “Рубин”ның барлык сезоннарында бергә булды”.

Александр Гусев сүзләренчә, үзен “Рубин” футбол клубы президенты постына билгеләү турындагы карар бөтенләй көтелмәгән булган. Ул “Рубин” алдында куелган бурычларны түбәндәгечә шәрехләде: “Еврокубокларда лаеклы чыгыш ясау һәм Россия чемпионатында югары дәрәҗәдә уйнау”.

Билгеле булганча, “Рубин” Казан шәһәре командасы булды һәм шуныкы булып калачак та, әмма клуб милек төрен үзгәртеп, “Рубин” футбол командасы” коммерциясез футбол партнерлыгы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International