Минтимер Шәймиев: “Безгә сәнәгать производствосында нәтиҗәлелекне һәм көндәшлеккә сәләтлелекне күтәрү мөһим”

2005 елның 29 ноябре, сишәмбе
Татарстан Республикасында сәнәгать производствосы күләме 2005 ел нәтиҗәләре буенча 480 миллиард сумнан артып китәчәк. Бу мәгълүматларны ТР Президенты Минтимер Шәймиев кичә “Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе” ААҖндә машина төзелеше предприятиеләре җитәкчеләре белән үткән киңәшмәдә хәбәр итте.

Нефть табышының тотрыклылыгы һәм мондый күләмдәге сәнәгать производствосы булганда, нәтиҗәлелек бәясе гадәттән тыш югары, дип ассызыклады республика башлыгы.

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов үз докладында агымдагы елның 11 аенда республикада тулаем төбәк продукты 450 миллиард сум тәшкил итәчәк һәм узган елның шул чоры белән чагыштырганда, фаразланган күрсәткечләрне артып, 6,5 процентка җиткән, дип билгеләп үтте. Республика предприятиеләренең бу чорда җитештергән продукциясе күләме 44 миллиард сум тирәсе тәшкил итәчәк. Соңгы 5 елда тулаем төбәк продуктының сәнәгать производствосында үсеш темпы 106,2 процент тәшкил итә, ә машина төзелешендә тулаем төбәк продукты 114 процент. Сәнәгать җитештерүенең гомуми күләмендә 10 айда машина төзелеше комплексының өлеше ягулык тармагыннан тыш 39,1 процент тәшкил иткән. Сәнәгать продукциясе күләмендә өстәмә бәя 2005 елның гыйнвар-июнь айларында 26,5тән 24,2 процентка кимегән. Сәнәгать һәм машина төзелеше предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы арасында 2,3 мең сум аерма булу борчу уята. Бу тармакта квалификацияле кадрлар дефициты үсешенә китерергә мөмкин, дип билгеләп үтте министр.

Республика Президенты машина төзелеше предприятиеләре җитәкчеләрен чыгарыла торган продукциянең конкурентлыкка сәләтле булуы өстендә эшләргә чакырды. Производство ихтыяҗы өчен продукция сатып алуны ачык сәүдә юлы белән башкарырга кирәк. Шундый юл белән сатып алучы предприятиеләр өлеше, “КАМАЗ” ААҖнән тыш, бары тик 0,5 процент кына тәшкил итә.

Минтимер Шәймиев комплекс предприятиеләре җитәкчеләре игътибарын нефть, газ һәм химия тармагы белән кооперациягә зур игътибар бирергә, бигрәк тә Түбән Камада яңа нефть эшкәртү комплексы төзелеше өлкәсендә, шулай ук җитештерелә торган продукциянең инновация мөмкинлекләрен күтәрүгә юнәлдерде. Шулай ук машина төзелеше өлкәсендә хезмәт хакын арттыру өстендә эшләргә кирәк, чөнки аның күләменнән керемгә карап салына торган салым күләме, моннан бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә түләүләр бәйле. Машина төзелешенә безнең төп интеллект- эшче куллар юнәлтелгән һәм алар лаеклы хезмәт хакына мохтаҗ, дип тәмамлады Минтимер Шәймиев.

Машина төзелеше предприятиеләре җитәкчеләре киңәшмәсендә ТР Дәүләт заказы агентлыгының федераль закон таләпләре нигезендә яңартылган сайты, республика предприятиеләренең Интернет-күргәзмәләре, шулай ук “Идея–Көньяк-Көнчыгыш” инновация технопаркының эш тәҗрибәсе тәкъдим ителгән. Предприятие җитәкчеләре белән республика җитәкчелеге арасында фикер алышу булды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Президент Аппараты, ТР Дәүләт Советы, ТР Профсоюзлар федерациясенең җаваплы хезмәткәрләре, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль район һәм шәһәр округлары хакимияте башлыклары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International